Карлыганнан желе
Әле карлыган өлгергән чак. Шушы рецепт буенча желе эшләп карагыз! Бик тәмле килеп чыга
Башта 13 стакан карлыганны яхшылап юасың, аннары шуңа ярты стакан су салып, 7 минут кайнатасың да газны минимумга куясыз. Шуннан 13 стакан шикәр комы саласың һәм газны сүндермәгән килеш җәһәт-җәһәт кенә 3-4 минут болгатасың. Шуннан газны сүндереп куясың.
Желеның шикәр комы эреп бетсен өчен аны ара-тирә болгатып аласың. Менә шундый уңайлы гына рецепт.
Карлыган желесын, капрон капкач белән ябыласы банкаларга тутырып, суыткычта сакларга киңәш ителә. Шушылай саклаганда ул икенче уңышка кадәр тора ала.
Фото: https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев