Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Кара ипине кемнәргә ашарга ярамый?

Бик күп белгечләр ак икмәк урынына кара ипи ашарга киңәш итә

Бигрәк тә икенче типтагы диабет вакытында. Диетолог Майкл Мослига сылтама белән Express басмасы хәбәр итүенчә, кара ипи ашаганда сак булырга кирәк, чөнки аның кайбер төрләре кандагы шикәр дәрәҗәсен арттыруга китерә. Бу хакта РИА Новости яза.

Белгеч раслаганча, кибетләрдә сатыла торган кара икмәкнең күп кенә төрләрендә аның тәмен яхшыртучы һәм кандагы шикәр дәрәҗәсен күтәрергә сәләтле төрле кушылмалар бар. Аның фикеренчә, диабеттан җәфа чигүчеләргә эшкәртелмәгән бодай кушылган оннан пешерелгән ипи ашау файдалы. 

Әлеге продуктта шикәр тирбәлешен тоткарлаучы катлаулы углеводлар һәм эчәклек микрофлорасына ярдәм итүче клетчатка бар. Диетолог искәртүенчә, диабет вакытында баллы ризык, җиләк-җимеш соклары һәм газлы эчемлекләр куллануны минимальләштерергә кирәк. 

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев