Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Җир тетри башласа, кая качарга?

Геология-минералогия фәннәре кандидаты Диләрә Кузина җир тетрәгәндә нишләргә икәнен сөйләгән.

Аның сүзләренчә, мондый хәл Татарстанда булу ихтималы аз, ләкин дөньяның башка урынында җир тетрәүгә юлыгырга мөмкин. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Татарстан литосфера плитәләре тоташкан урында тормый, республика халкына куркыр урын юк.

«Төркия, Сирия, башка илләрдәге җир тетрәү республикага килеп җитми. Татарстан платформада урнашкан, ул тектоник яктан тыныч булмаган төбәкләргә, мәсәлән Кавказга, килеп җитәргә мөмкин», – ди Диләрә Кузина.

Галим сүзләренчә, җир тетрәүне алдан фаразлау мөмкин, ләкин бу – бик катлаулы, аның аерым билгеләрен генә сизеп була.

Тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) дәресләреннән билгеле булганча, документларны бер урында саклау хәерле, кечкенә аптечка да булып торсын, кирәк булса – тиз генә җыенып чыгарга мөмкинлек кирәк.

«Җир тетрәү вакытында ачык өслеккә чыгарга кирәк, биналар җимерелү куркынычы, димәк, хәрабәләр астында калу ихтималы азрак булган урынны сайлагыз. Ләкин кеше өйдә калса, аңа ныклы конструкцияләр – ишек аралыклары арасына басарга, яки өстән ишелгән массаны тотып тора алырлык нык өстәл астына кереп утырырга кирәк. Иң мөһиме – тыныч булыгыз, паникага бирелмәскә тырышыгыз», – ди ул.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев