Иммунитетны ныгыта торган иң арзанлы ризык - нәрсә ул?
Иммунитетны ныгыту, арыганлык хисен бетерү өчен нәрсә ашарга кирәк дип уйлыйсыз?
Самара Диетология һәм диетотерапия фәнни-тикшеренү институты директоры Михаил Гинзбург иммунитет нык булсын өчен диңгез кәбестәсе ашарга куша. Ул консервланган да, чипсы рәвешендә дә булырга мөмкин. Табиб сүзләренчә, бу ризыкны бөтен кеше сатып ала ала, ул арзанлы продукт. Бу турыда «Челнинские известия» сайты язды.
Диңгез кәбестәсе, икенче төрле ламинария, хроник арыганлык хисен дә бетерергә ярдәм итә. Чөнки аның составында йод матдәсе күп күләмдә була.
«Диңгездән ерак төбәкләрдә яшәүчеләрдә йод дефициты була. Бу исә калкансыман биз эшчәнлеге бозылуга китерә, гипотиреоз авыруы куркынычы туа. Бу авыруның беренче билгесе — даими арыганлык халәте», — дип аңлата Гинзбург.
Чыганак: Интертат
Фото: https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев