Җиләк-җимешне карап алырга кирәк!
Полезная информация

Җиләк-җимешне карап алырга кирәк!

Алар арасында сәламәтлеккә зыянлылары да булырга мөмкин

Хәзер кибет киштәләрендә читтән кертелгән җиләк-җимешләр бик күп.  Аларга ябыштырылган наклейкалардагы саннар буенча сыйфатын белеп була икән. 
4 урынлы сан, ул 3 яки 4 саныннан башланаса, җиләк-җимеш интенсив авыл хуҗалыгы принцибы белән үстерелгән, ягъни ашлама, пестицидлар кулланылган.
5 урынлы сан, 8 саныннан башланса, генетикасы үзгәртелгән, ягъни ГМО продукт.
5 урынлы сан, 9 саныннан башланса, җиләк-җимеш табигый шартларда, ягъни артык ашламасыз, пестицидларсыз үстерелгән. Ул “органик ысул” дип атала.

Фото: https://pixabay.com/


Нет комментариев