Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Гомер буе сакласаң да, бозылмый торган 10 ризык

Кайбер продуктлар күп еллар, хәтта йөз еллар буе сакласаң да бозылмый икән

1. Дөге

Дөгене саклау өчен иң яхшы температура  — 4,5 °C һәм аннан түбәнрәк. Аны ризыклар саклау өчен эшләнгән пластмассадан эшләнгән савытларда (PETE) яки пыяла банкаларда тотарга кирәк. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, әгәр дә бу шартлар үтәлсә, дөге 30 елга кадәр сакланырга мөмкин һәм шул ук вакытта туклыклы матдәләрен һәм тәмен дә югалтмый икән.

2. Коры сөт

Барлык технологик нормативлары үтәлеп ясалган коры сөт үзенең ризык кыйммәтен югалтмыйча бик озак вакыт саклана. Төп шарт: әлеге продукт герметик яктан яхшы итеп ябылган савытта булырга тиеш.

3. Соя соусы

Әлеге соус савыты ачылган булса да, кимендә өч ел сакланырга мөмкин. Ә герметик савыттагы соусның саклану вакыты күбрәк була. Барысы да соя соусының ничек җитештерелүенә һәм сыйфатына, саклану температурасына карый.

4. Өрәңге ширбәте

Өрәңге ширбәтләре җитештерүче Массачусетс ассоциациясе раславынча, ачылмаган савыттагы ширбәт беркайчан да бозылмаячак. Ачканнан соң да аны суыткычта саклаган очракта аны берничә ел кулланырга мөмкин булачак.

5. Киптерелгән фасоль

Бригама Янга Университеты белгечләре киптерелгән фасоль 30 елдан соң тышкы кыяфәтен үзгәртсә дә, кирәк очракта аларны куллану мөмкинлеген ачыклаган. Димәк, фасоль башка кузаклылар шикелле үк кимендә 30 ел саклана ала.

6. Тоз

Тоз минерал буларак беркайчан да бозылмый. Билгеле, ул дымлы урында зур кисәккә әйләнә, аны ватуы да авырлаша. Шулай да ул тоз булып кала бирә.

Ә менә йод белән эшкәртелгән тоз бер ел тирәсе генә саклана. Бу вакыт эчендә йод очып бетә һәм мондый тозның файдалы үзенчәлекләре югала. Шул ук вакытта аны гадәти тоз буларак кулланырга була.

7. Спиртлы эчемлекләр

Аракы, виски, ром һәм коньяк ише алкогольле эчемлекләрнең саклану вакыты чиксез. Иң мөһиме, аларны караңгы, салкынча урында яхшы итеп ябылган савытта сакларга кирәк.

8. Уксус

Тиешле шартларда сакланган ак уксусның да саклану вакыты чикләнмәгән. Уксусны озак саклау ысулы — аны шулай ук караңгы, салкынча урында, җылылык чыганакларыннан ераграк җирдә герметик шешәдә сакларга.

9. Шикәр

Шикәр дә тоз кебек бик озак еллар саклана ала, бигрәк тә герметик контейнерда булганнары.

Шикәр пудрасы һәм көрән шикәр шулай ук гадәти шикәр кебек үк озак саклану үзлегенә ия.

10. Бал

Бал — гомер буе сакланучы уникаль продукт. Төзелеше һәм составы буенча балда бактерияләр гомумән яши алмый. Ә аның савытын яхшылап ябып куеп, һава һәм дымлылык кермәү сәбәпле, бал беркайчан да бозылмый торган продуктка әйләнә.

Мисыр пирамидаларында казу эшләре барышында археологлар бал тутырылган савытларга тап булган. Бу табылдыкның яше — якынча 2-3 мең ел. Иң кызыгы шул, бал һаман да ашарга яраклы булып чыккан, археологлар исә аны татып та караган. Тагын берничә елдан соң Грузиядә 5500 еллык бал табылган.

Чыганак: Теләче информ

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X