Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Дегетле сабынның нинди файдасы һәм зыяны бар?

Дегетле сабын кулланганчы, башта бер урынга гына сөртеп карап, аллергия юкмы икәнен тикшерегез

Дегетле сабын составының 90 проценты гади сабын матдәсе, 10 проценты каен дегете була. Бу сабында парфюмерия матдәләре юк. Аның аерым исе бар, күпләр аны яратмый. Ләкин әлеге ис тиредән бик тиз очып бетә. Дегетле сабын белән чәчне, тәнне юалар. Бу турыда Яндекс-Дзенда язылган.

Дегетле сабын биттәге бетчәләрне бетерә, тирене киптерә. Шуңа күрә аны бетчәләргә генә сөртергә кирәк. Сабын күбегеннән маска ясап, 5-10 минутта юып төшерергә була. Аннары салкын су белән юып, крем сөртергә кирәк. Мондый масканы атнасына ике тапкырдан артык ясарга ярамый. 

Бу сабын псориаз, дерматит, экзема булганда да файдалы. Ул симптомнарны бетерергә ярдәм итә, кычыту һәм кабыклану кими. Бу очракта көненә ике тапкыр кулланырга була.

Гөмбәчек авырулары булганда дегетле сабын файдалы. Аякка дегетле сабын сөртеп, оекбаш кияргә һәм берничә сәгать тотарга кирәк. Бассейннан, саунадан чыккач, профилактика өчен, дегетле сабын белән юынырга була.

Дегетле сабын белән чәч юарга да ярый. Ул чәчне ныгыта, кавыкны бетерә. Атнасына ике тапкырдан артык кулланмау хәерле.

Бетләгәндә дә дегетле сабынның файдасы бар. Чәч бетләсә, сабын күбеге сылап, ун минут тотарга, аннары чәчне чайкарга кирәк.

Интим урыннарны да дегетле сабын белән юарга була. Ул яраларны дәвалый, хатын-кыз авыруларын җиңеләйтә.

Дегетле сабынның зыяны да бар.

Ул аллергия чыгарырга мөмкин. Коры һәм сизгер тиреле кешеләргә мондый сабын кулланмау хәерле.

Дегетле сабынны көненә ике тапкырдан артык кулланмагыз, диелә бу хәбәрдә. 

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев