Болай эшләмәсәң, аның нәтиҗәлелеге дә кими, зыяны да булырга мөмкин
Препаратларны куллануның үз таләпләре бар. Тик аларны күпме вакыт алдан яки соңрак эчәргә кирәк икәне, нигездә, күрсәтелми.Әгәр дә:
- Ач карынга диелгән булса, даруны иртәнге ашка 30-40 минут кала, ашаганчы эчәргә кирәк.
- Ашар алдыннан булса, ашарга 30-40 минут кала эчәргә.
- Ашаганда эчәргә диелсә, аны иртәнге, төшке яки кичке аш вакытында эчкәндә артык сорау тумый. Башка вакытта дару белән бергә бер стакан сөт яки сохарый белән чәй эчеп кую да җитә.
- Ашаганнан соң. Мондый таләп, гадәттә, ашказанын ялкынсындыручы даруларга куела. Аны үтәргә кирәк.
Әгәр аннотациясендә кайчан эчәргә кирәклеге күрсәтелмәгән икән, даруны ашаганнан соң 30 минуттан эчәргә тырышыгыз.
Чыганак: https://vk.com/tamletamak
Фото: https://pixabay.com
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев