"Чикләвек" печеньесы
Полезная информация

"Чикләвек" печеньесы

Бу печеньены "балачак печеньесы" дип тә әйтеп була

Аны элек өйдә бик еш пешерәләр иде. Моның өчен махсус формасын-табасын әле дә саталар. 

3 йомырка һәм 1 стакан шикәр комын яхшылап күпергәнче туглыйбыз. Шуңа 180 гр эретелгән акмай кушабыз. Ванилин, 1 бал кашыгы чәй содасын серкә белән катнаштырып салабыз. Аннан соң он өстибез. 
Камыр бик куе да, сыек та булмаска тиеш. Табаның һәр чокырына яртылаш кына камыр салып пешерергә. Иң элек табаны кыздырып майларга онытмагыз. 

Фото: https://pixabay.com/


Нет комментариев