Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Бәрәңгедән тәмле пицца рецепты

Ул бик тәмле һәм туклыклы килеп чыга

Кирәк була: 450 грамм бәрәңге, 1 йомырка, 1 кашык он,1 калак киптерелгән сарымсак, 1 калак кипкән аш тәмләткеч үләннәр, тәменчә тоз һәм борыч.
Эчлек өчен: 80 грамм колбаса яисә пешкән ит, 1-2 помидор, ярты суган, 10 оливки, 150 грамм сыр, 2 кашык кетчуп, бер бүлем сарымсак.
Бәрәңгене кыргычтан чыгарып, сөзгечкә салабыз да, салкын су белән әйбәтләп чайкыйбыз. Артык суын сыгып алабыз. Шуңа йомырка, тоз, он, тәмләткечләр кушабыз һәм яхшылап төябез.
Кызган табаны майлап, шунда бәрәңгене тигез итеп җәеп салабыз. Утта 2 минут кыздырганнан соң, капкач каплыйбыз һәм утны киметеп, тагын биш минут пешерәбез. Шуннан әзер бәрәңге “коймагын” әйләндереп икенче ягын да кыздырабыз. Әзер булгач, өстенә вакланган сарымсакны кетчуп белән бутап, ягабыз. Өстенә сырның 3/2 өлешен сибәбез. Суган, колбаса һәм оливки тезәбез һәм иң өстенә калган сырны өстибез. 
Пиццаны 210 градуста15 минут пешерәбез.

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев