Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Бәрәңге пешергәндә күпләр ясый торган «коточкыч» хата нинди?

Белгечләр фикеренчә, күпләр бәрәңгене дөрес пешерми.

Бәрәңге пешерү бик гади гамәл булса да, күпләр аны пешергәндә күпләр «коточкыч» хата ясый икән. Бу турыда Wirtualna Polska порталына сылтама белән, РИА Новости хәбәр итте.

Күп очракта бәрәңгене салкын суга салып пешерә башлыйлар. Шулай пешергәндә бәрәңгенең туклыклы матдәләренең күп өлеше югала. Чи бәрәңгене кайнап торган суга салырга, бәрәңге йомшара башлагач кына, тоз кушарга киңәш ителә.

Яшь бәрәңгене яхшылап юып һәм чистартып, кайнап торган суга салырга һәм уртача утта 15-20 минут пешерергә. Иске бәрәңгене кабыгы белән пешерү хәерле. Чөнки барлык файдалы матдәләр кабык астында була. Әрчегән очракта, кабыгын бик юка итеп алырга тырышырга кирәк. 

Ботка ясау өчен пешергәндә, бәрәңгене берничә кисәккә бүлеп салсаң, пешерү вакыты бераз кими. Суга 1 литрга 250 мл исәбеннән сөт, атланмай, суган салып җибәрсәң, тагын да тәмлерәк булыр. 

Бәрәңге — С витамины чыганагы, уртача зурлыктагы бүлбедә тәүлеккә кирәк булган С витаминының дүрттән бер өлеше була. Бәрәңге ашаган кеше организмына магний, кальций, тимер, марганец, йод, натрий, күкерт тә керә, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев