Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Берничә продукт кешене наданрак итә ала икән

Бу продуктлар исемлеге

Алар аркасында баш мие начаррак эшли башлый. Бу исемлекне "Домашний очаг" сайты тәкъдим итә. 

1. Үсемлек майларында кыздырып әзерләнгән ризыклар. Кыздыру өчен терлек майларын кулланырга тәгъдим ителә. 

2. Тунец. Бу балык составында терекөмеш бик күп. Ул  организмда тупланып бара, ә бу баш мие өчен зыянлы. 

3. Фритюрда әзерләнгән ризык. Майлы ризыктан баш миендә ялкынсыну процесслары башлана. 

4. Баллы эчемлекләр. Баллы газировка, соклар һәм шикәрле чәй эчү баш миенең энергиясе артуга һәм ми активлыгына китерә. Әмма кыска гына арага! Моның күңелсез дәвамы да бар - ялкынсыну процесслары ихтималы арта. Ә бу процесслар баш миенең эшчәнлеге кимүгә китерә. 

5. Пальма мае.Ул баш миенә генә зыян китерә дип әйтеп булмый. Чөнки анардан бөтен организм зыян күрә, шулай ук Альцгеймер чире белән авыру ихтималы арта. Терлек һәм үсемлек майларыннан аермалы буларак, алар химик ысул белән эшкәртү юлы белән булдырылган майлар.

6. Алкогольнең баш миенә зыянсыз күләме юк. Бер бокал кызыл шәраб та зыян китерә. Алкоголь зур күләмдә булганда, баш миенең структурасы бозыла. Күбрәк эчкән саен кеше наданрак була бара.

7. Фаст-фуд. Май, тоз, углеводлар, шикәр - тиз әзерләнә торган ризыкта баш миенә зыянлы бөтен компонентлар да бар.

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев