Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Аллергиядән - дәва

Әгәр дә һәр яз саен күзләрегез кычыта, яшь ага, төчкерәсез һәм томаудан азапланасыз икән, димәк, сездә - язгы аллергия.

Аны язгы поллиноз дип атыйлар. Ул - үсемлекләрнең серкәсе барлыкка китерә торган сезонлы аллергик авыру. Аллергия - иммун системаның организмга эләккән кайбер матдәләргә реакциясе. Язгы аллергиянең билгеләре күпләргә таныш: томау төшү, борын тыгылу, күздән яшь агу, кычыту, бит һәм тән шешенү һәм башкалар. Шуңа күрә, аллергиядән азапланучылар моңа алдан ук әзер булып торырга, барлык чаралар белән коралланган булырга тиеш. Дәваланмасаң, вакыт узган саен, гади аллергия буылу приступлары белән бронхиаль астмага әверелергә мөмкин.

Язгы аллергия булган кешеләргә төп киңәшләр:

1. Табиб-аллергологка барыгыз.

2. Дәвалануны инде үсемлекләр чәчәк атканчы ике атна алдан башлагыз. Күзләргә һәм борынга махсус тамчылар тамызырга кирәк.

3. Табиб билгеләгән антигистамин препаратлар ярдәмгә киләчәк, алар аллергиянең чагылышын җиңеләйтәчәк.

4. Аллергеннар кием һәм чәчләрдә утырып калырга мөмкин, шуңа күрә, урамнан кергәч тә өс киемнәрегезне салыгыз һәм чәчләрегезне юыгыз.

5. Аллергиядән интегүче кеше булган өйдә форточкалар, серкә кермәсен өчен, юеш марля белән капланган булырга тиеш.

6. Серкә белән көрәшүнең төп ысулы - өйне көн саен җыештырып, тузаннарын сөртеп тору.

7. Һаваны дымландыра торган махсус җайланма алырга була. Аның ярдәмендә өйдәге дымлылык 70-80 процентка артачак, бу исә аллергеннардан сакланырга булышачак.

8. Диета һәм ашау режимын саклау да, хәлне яхшырта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев