Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Редакция кунагы

“Кряшен чибяре – 2018” конкурсанткасы Юлия Марышева: “Илсөя Бәдретдинова белән дуэт җырларга телим”

​​​​​​​“Интертат” электрон газетасы быел яз үзешчән җырчылар арасында “Халык җырчысы” интернет-бәйгесен уздырды. Ниһаять, җиңүчене котларга да насыйп булды. Юлия Марышева, урау юллар узып, редакциябезгә килде, - дип хәбәр итә газета редакциясе. Ике айдан артык дәвам иткән әлеге бәйгедә Татарстан, Башкортстан һәм Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче 50дән артык үзешчән башкаручы катнашткан. Юлия Марышева белән булган сөйлшүне без дә укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

Катнашучылар саны буенча бәйгенең рекордсмены – Башкортстан Республикасы. “Халык җырчысы” 26 марттан алып 7 июньгә кадәр дәвам итте. Конкурсантлар арасында бәйге бик кызу барды, әлеге көндәшлекне укучылар бәйгенең финал тавыш бирү этабында күзәтте. Финалистларга барлыгы тугыз меңгә якын кеше тавыш бирде. Абсолют җиңүчене “Интертат”тан смартфон белән бүләкләде.

Җиңүче үзенең хис-кичерешләре белән уратаклашты, “Интертат”ка үз теләкләрен җиткерде.

 

– Хәерле көн, Юлия! Сине җиңүең белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Укучылар белән таныштырыр өчен без сине күптәннән көттек. Аларның бик тә беләсе килә – кем ул халык җырчысы? Үзең белән таныштырып үт әле.

– Беренче чиратта, “Татар-информ”ның татар редакциясенә зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Безнең гаиләдә “Интертат”ны яратып укыйлар, шуңа күрә “Халык җырчысы”нда нәкъ менә сезнең редакция оештырган бәйгедә җиңү минем өчен икеләтә куанычлы вакыйга булды. Үзем Кукмара районының Пчеловод авылыннан. Миңа 17 яшь. Бүгенге көндә Казан дәүләт медицина көллиятенең I курсын тәмамладым. Шәфкать туташы булырга әзерләнәм.

– Юлия, син бәйгенең соңгы турында 2 меңнән артык тавыш җыйдың, бу – бик җитди сан. Сиңа тавыш бирүчеләр арасында кемнәр булды? Күбрәк танышларыңмы, әллә чит кешеләр дә бар идеме?

– Дөресен генә әйткәндә, күбесенең кем икәнен дә белмим. Мөмкинлектән файдаланып, минем өчен тавыш биргән кешеләргә зур рәхмәт әйтәсем килә. Тавыш җыярга әти-әнием, бөтен туганнарым, бигрәк тә бертуган абыем ярдәм итте.

– Финалга чыккан 10 башкаручы арасыннан укучылар сине сайлап алды. Әлеге җиңү сиңа ниндидер өстенлекләр бирдеме? Гомумән, җиңәчәгеңә ышандыңмы?

– Әгәр үземә ышанмый башлыйм икән, миңа гел абыем ярдәмгә килә. Күңелдә ышаныч хисе уята, кыюлык өсти. Шуңа күрә җиңәсемне алдан ук тоеп тордым. Бу җиңү мине уңай хис-кичерешләргә баетты, туганнарымның, гаиләмнең миңа ни дәрәҗәдә ышанганын күрсәтте.

– “Халык җырчысы”н күзәтеп барган укучыларыбызга сер түгел: финалда тавыш бирү этабында кагыйдәләрне бозу очраклары да ачыкланды. Ләкин редакция вакытында әлеге хәлне уңай якка хәл итте, нәтиҗәләрне яңадан карап, үз карарын чыгарды. Син әлеге вәзгыятькә карата нәрсә әйтә аласың?

– Күп кенә конкурсларда катнашсам да, бервакытта да алдау юлы белән тавышлар җыйганым булмады. Шуңа күрә андый кешеләрне һәм андый гамәлләрне аңламыйм. Иртәме соңмы дөреслек барыбер өскә калкып чыгачак. Моны төгәл беләм.

– Әлегә кадәр интернет-конкурсларда катнашканың бар идеме?

– Бу минем беренче генә тәҗрибәм түгел. Моңа кадәр үзешчән җырчылар арасында уздырылган ике интернет-бәйгедә катнаштым. Беренчесе – “Болгар радиосы” уздырган конкурс, ә икенчесен җырчы Дилә Нигъмәтуллина оештырган иде. Икесендә дә җиңүгә ирештем. Җиңүче буларак “Пирамида” концертлар залында Дилә Нигъмәтуллина белән дуэт башкардым, ә “Болгар радиосы” “Аксу” тавыш яздыру студиясе белән берлектә миңа үз альбомымны чыгару мөмкинлеген бирде.

– Нинди генә бәйгедә катнашсаң да, гел уңышка ирешәсең икән. Димәк, үз альбомыңны чыгарырга ниятлисең?

– Бу “Болгар радиосы”ннан чыннан да зур һәм кыйммәтле бүләк булды. Ләкин бу мөмкинлектән файдаланырмын дип уйламыйм. Үз юлымны, үз һөнәремне сайладым инде. Мин – булачак шәфкать туташы. Ә җыр – ул күңел халәтем. Иң моңсу һәм иң бәхетле чакларымда гел җырлап йөрим. Беренче чиратта, үзем һәм туганнарым өчен.

– Татар Инстаграмы аудиториясенә син үзеңнең каверларың белән таныш. Гомумән, Инстаграм социаль челтәрендә каверлар яздырып, уңышка ирешер өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Үзеңнең, халыкның теләгеннән чыгып җырларга кирәк. Ниндидер алтын урталык булырга тиеш.

– Ничә яшьтән җырлыйсың?

– 7-8 сигез яшемдә авыл сәхнәсендә җырлый башладым. Миңа бу сәләт әниемнән күчкән. Ул шулай ук үзе һәм безнең өчен генә җырлый.

– Музыкаль белемең бармы?

– Музыкаль белемем юк, ләкин мөстәкыйль рәвештә гитарада уйнарга өйрәндем.

– Җыр синең өчен хобби гынамы, әллә аңа җитдирәк карыйсыңмы?

– Инде әйтеп үткәнемчә, җыр – ул минем күңел халәтем. Хобби дисәм дә дөрес булыр.

– Бүгенге татар эстрадасына мөнәсәбәтең нинди?

– Бүгенге эстрадада ниндидер эчпошыргыч бертөрлелек өстенлек итә. Эчтәлек җитми. Җырчыларыбыз юри бер-берсенә охшарга тырыша кебек. Һәркайсының үз йөзе, үз башкару алымы булса, эстраданың дәрәҗәсе күтәрелер иде.

– Кемнәрне тыңлыйсың? Кайсы җырчы белән дуэт башкарасың килә?

– Соңгы вакытта Фәрит Низамиевны аеруча яратып тыңлыйм. Ә дуэт мәсьәләсенә килгәндә... Ришат Төхвәтуллин һәм Илсөя Бәдретдинова белән рәхәтләнеп җырлар идем. Ришат үзенең моңлы тавышы белән җәлеп итсә, Илсөя апаның көчле рухына сокланам, башкару алымын яратам.

– Гаиләдә нинди телдә сөйләшәсез? Ана телен белү синең өчен нәрсә бирә?

– Мин үзем керәшен кызы. Биш ел – татар, тагын биш ел рус мәктәбендә укыдым. Гаиләдә без татар телендә сөйләшәбез һәм татар телен үземнең туган телем итеп саныйм. Гаиләм, дусларым белән рәхәтләнеп туган телемдә сөйләшәм, татарча шигырьләр, җыр текстлары язам. Алла бирса, балаларым да татарча сөйләшәчәк.

– Юлия, киләчәккә нинди планнар корасың?

– Сайлаган юлымнан тайпылмыйча, медицина өлкәсендә тугры хезмәт итү. Пациентларымны җыр белән дә, дару белән дә дәвалаячакмын.

– Яшьләргә нинди теләкләрең бар?

– Якты хыяллар, матур уйлар белән яшәгез. Алдыгызга һәрвакыт зур максатлар куегыз. Әти-әниләрегезгә карата мәрхәмәтле булыгыз. Табиб буларак шуны өстим: үзегез һәм якыннарыгыз турында кайгыртыгыз, сәламәтлегегезне саклагыз!

Автор: Җәмилә ЗАРИПОВА

Фото: Солтан Исхаков

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев