Шушы көннәрдә редакциябезгә Россиянең – атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев кереп чыккан иде.
Журналистыбызның берничә соравына җавап бирде.
– Георгий дәдәй, хәлләрегез ничек соң?
– Аллага шөкер, сезнең белән яшәреп китәм.
– Нинди яңалыкларыгыз бар?
– Андый-мондый яңалыклар юк. Бер ай эчендә өч концерт эшләдем. Икесе – 2 сәгатьлек, берсе бер сәгатьлек булды. Халык бик кәнәгать калды.
– Авылга кайтасызмы соң? Владимирга?
– Авылга кайтып булмый әле, эш күп. Кайтасы килә, шәһәрдә төрмәдә утырган кебек.
– Помидорлар чәчтегезме соң?
– Юк, мин чәчмим. Үсми өйдә, гөлләр дә үсми. Тишеләләр дә, егылып бетәләр. Племянниклар утырта, алардан алам.
– Сезне бит шәп бакчачы диләр...
– Бакчада үсә бөтен нәрсә дә.
– Тиздән утырту эшләре башлана, кайтасыздыр авылга?
– Әйе, өйдә ята-ята 2 килограммга тазардым инде.
Нет комментариев