Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Юлия Губина: "Туганайлар" керәшеннәр берләшә, аралаша торган зур мәйдан булсын!

“Туганайлар” газетасының баш редакторы Юлия Губина 2021 елга нәтиҗәләр ясый

“Туганайлар”ның бу елдагы соңгы санын әзерләп йөргәндә вакытның никадәр кыска икәненә һәм кирегә кайтмаганына тагын бер тапкыр игътибар иттем. Ә декабрь аенда вакыт икеләтә тиз уза. Дәрт җитмичә ел буена җыелып килгән эшләреңне тәмамлыйсың, якыннарымны сөендерим, дип, бүләкләр әзерлисең... Узып барган елга нәтиҗәләр ясап, кулым белән ниләр эшләдем, күңелдә ниләр калды икән, дип барлыйсың... Бер уйлаганда, барысына да җитешим, дип, бу очынып йөрү мизгелләре, еллар алмашынуга караганда күңеллерәк һәм хислерәк тә шикелле. Хикмәт бит елларның алмашынуында түгел, ә шул вакыт аралыгында кылган гамәлләрдә һәм алдагы көннәргә баглаган өметләрдә, минемчә. Гамәлләр кешегә тәҗрибә, күңел ныклыгы бирсә, өметләр яшәү көче өсти...

Ә бу елга нәтиҗә ясаганда, газетабызның ел дәвамында уртача 1300 тираж белән басылуын билгеләп үтәм. “Туганайлар”ны иң күп яздыртып алучы керәшеннәр – Мамадыш, Зәй һәм Яр Чаллы төбәгендә. ВКонтакте, Инстаграм, Фейсбук, Одноклассники, Ютуб һәм ТикТок социаль челтәрләрендәге төркемнәребездә 40 меңләп подписчигыбыз бар. Мәкаләләребезне меңәрләгән кеше укый, ә бер видеоязмабыз, хәтта, 3 миллион каралу җыйды. Ватсаптагы группабызга да 150дән артык карендәшебез кушылды. Бу саннар тагын да артсын иде.

“Туганайлар”ны керәшеннәр берләшә, аралаша торган түгәрәк, зур мәйдан итеп күрәсе килә. Быел без Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгыннан керәшен авылларының тарихын һәм бүгенгесен яктырту өчен грант та оттык. Шул грант кысаларында газетабызда 40лап керәшен авылы турында яздык. Кызганыч, аларның 8е инде юкка чыкканнар исәбендә.

Газетада һәм социаль челтәрләрдәге группаларыбызда язылган материалларыбызны кызыксынып укуыгыз өчен зур рәхмәт белдерәбез.

“Туганайлар”ның дусларына, подписка чорында ярдәм итүчеләргә тау итеп, саулык телибез! Бәлки, арагызда, төрле сәбәпләр аркасында, 2022 елга “Туганайлар”га язылырга җитешә алмыйча калучылар да бардыр. Исегездә тотыгыз, безнең газетага ел дәвамында язылырга була. Керәшенлекнең беренче билгесе, минемчә, ул – “Туганайлар” белән булу! Ә киләсе ел газетабыз өчен тагын да кызыклырак һәм ныклы эш чоры булыр.

2022 елда “Туганайлар”ның – 20 еллык юбилее. Халкыбызның йолалары, булдыклы затлары, үрнәк гаиләләре турында махсус проектлар да әзерләдек. Алга таба да, нинди генә вакыйгалар булса да, һәрвакыт үзебез булып калыйк, керәшенлегебезне җуймыйк, горурланырлык гамәлләр генә кылыйк, туганайлар!

Яңа елда барлык хыялларыгызның тормышка ашуын теләп,

Юлия ГУБИНА,

ТАТМЕДИА” АҖ филиалының

“Туганайлар” газетасы редакциясе”

баш редакторы-җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев