Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Туганайлар газетасының 10 март санына кыскача күзәтү

Газетаның беренче бите Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган

Газетаның 1нче һәм 3нче битләрендә, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, “Хатын-кыз бәхетне үз куллары белән тудыра” исеме астында язма дөнья күрде. Анда танылган карендәшләребез белән хатын-кызның җәмгыятьтәге урыны, проблемалары турында сөйләштек

***

4нче биттә Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә керәшеннәрнең республика күләмендә уздырылган Май чабу бәйрәменнән репортаж бирелде. Шушы биттә үк республикабызның төрле төбәкләрендә Май чабу ничек бәйрәм ителүе хакында да укып белергә була.

***

5нче биттә “Ана даны” медале иясе, Мөслим районы үзәгендә яшәүче Светлана Кинарских гаиләсе, аның хыяллары, шатлык-мәшәкатьләре турындагы язма урын алды.

***

6нчы биттәге Мамадыш районының Ташлыяр авылында гомер итүче килендәшләр Мария Егорова һәм Фирая Никифроваларга, аларның гаиләләренә багышланган язма да игътибарыгыздан читтә калмас. Ул авыл җирендә яшәүче керәшеннәрнең бүгенге тормышы, йолаларны саклавы турында.

***

7нче биттә Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә үткәрелгән, Бондюг керәшеннәренең үз айлыкларын тәмамлауга багышланган зур кичәсе турында, “Җәмне Җураш буйларыннан” дигән язмада укырсыз

***

Россия халыкларының мәдәни мирасын саклап калу елы кысаларында, Кайбыч районы мәдәният йортында керәшен фольклор коллективларының “Җырлап-биеп, уйнап-көлеп күңел ачаек әле” дигән концерты турындагы язма белән 8нче биттә таныша аласыз.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев