Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Галина Краснова: "Кеше дөньяга керәшен булып тугач, керәшен булып яши, соңгы сулышка кадәр керәшен булып кала"

Чистай шәһәреннән уукчыбыз Галина Краснова яза

“Туганайлар” барын белми идек. Шушы елның 14 маеннан гына бу газетаны ала башладык. Үзебез Чистайда яшибез, шуңа керәшенчә бик үк яхшы белмим. Газетаны кулыма алып укый башлагач, бик шатландым.

“Туганайлар” бик кирәк газета. Анда язылганнарның барысын да укыйм. Динебез турында да үзебезчә языла. Йолаларны да язасыз. Бәйрәмнәрне дә... Төрле район, төрле авыл керәшеннәре турында да хәбәрләр биреп торасыз.

Без үскәндә керәшеннәрне кагалар иде. “Сез сатлык, сез элек мөселман булгансыз”, – дип кимсеттеләр, шуңа күрә күпчелек кеше үзенең керәшен икәнен әйтми иде. Хәзер тормыш үзгәрде, керәшеннәргә дә караш яхшырды, аның барлыгын таный башладылар. Кеше дөньяга керәшен булып тугач, керәшен булып яши, соңгы сулышка кадәр керәшен булып кала бит. Республика җитәкчеләренә рәхмәт, халыкларны аермыйлар, тигез карыйлар, Татарстанда татулык, дуслык булсын өчен тырышалар.

“Туганайлар”га минем бер  сүзем, киңәшем бар иде. Газетаның “Төрлесеннән” дигән графасында “Танышулар почмагы” биреп булмасымы икән? Үз керәшенен белми үскән бала икенче халык егетенә чыга, кызына өйләнә. Газетадагы “Танышулар почмагы” керәшен кызларына һәм егетләренә танышу, дуслашу өчен  яхшы булыр. Аралашып, дуслашып киткәннәре гаилә корыр. Халыкның гадәтләрен, йолаларын туачак булаларына да өйрәтерләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев