10 февраль көнне Түбән Кама шәһәрендә "Жемчужина Татарстана" халык-ара балалар һәм яшьләр иҗаты фестиваль-конкурсы узды
140 коллектив арасында Тукай районы Мәләкәс авылыннан "Питрау" балалар үрнәк фольклор ансамбле дә чыгыш ясады. Мәртәбәле жюри коллективка югары бәя бирде, традицияләрне саклаган өчен рәхмәт әйтте. Ансамбль 4 иң яхшы коллектив арасында гала-концертта чыгыш ясады. Фестивальдан "Питраулар" 1 дәрәҗә лауреат дипломы алып кайтты.
Фестивальнең финалында Түбән Кама шәһәреннән "МинСара" вокал-эстрада ансамбле составында Роза Харитонова да чыгыш ясады. Аларның коллективы "Эстрадный вокал. Ансамбль "Молодёжная группа" номинациясендә икенче урынга лаек булды. Котлыйбыз!
Нет комментариев