Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Тормышыбыз бүгенгедән дә яхшырак, матуррак булсын

Яңа Мәлкән авылындагы 1957 нче сайлау участогында сайлаучылар актив. Биредә 371 сайлаучы исәпләнә. Сәгать унган сайлаучыларның 42 проценты, ә иң беренче булып Ринат Әхмәтханов, Георгий Львов үз тавышларын бирде

Светлана Упаева, Минзәлә районы Яңа Мәлкән авыл мәдәният йорты директоры:

– Сайлауларга бармый калуны күз алдына да китерә алмыйм, чөнки тавышымның мөһимлеген аңлыйм. Безнең авылыбыз табигате күпләрне үзенә тартып тора, аның яныннан Ык елгасы ага, урманнары авылны саф һавасы белән сыйлый. Дәүләт программаларының безнең авылларда да чагылышы бар: авылга асфальт юл керде, Мәлкәннән Дусай Кичүгә бара торган юлга да вак таш җәелде, Дусай Кичүнең бер урамына үзара салымга ком түшәлде. Сайлау участогы да бар кешене үзенә җәлеп итеп торучы, яңа төзелгән клуб бинасында урнашкан. Авыл халкы боларның барысы өчен дә җитәкчеләргә, депутатларга бик рәхмәтле. Киләчәктә бигрәк тә авылларны саклап калу, аларны үстерү, производстволар булдыру буенча юнәлешле һәм максатчан эш алып барылсын дигән теләкләр белән лаеклы кандидатларга, партияләргә тавышымны бирдем.

Илдус Шагиев, "Минзәлә"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев