Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Түбән Камадан Владислав Домолазов: "Нәсел тарихым югалмас..."

Владислав Домолазов тумышы белән Мамадыш районының Албай авылыннан. 300 елдан артык тарихы булган авылның гореф-гадәтләре сакланып, буынннан-буынга тапшырыла, шуңа да андагы халык милли җанлы булуы белән аерылып тора. Менә Владислав та, Түбән Камага күченгәч, училищеда белем алу белән беррәттән, «Сүрәкә» ансамблендә җырларга вакыт таба.

2009 елда ул, Түбән Кама «Керәшен» мәдәни-этнографик җәмгыяте рәисе Тамара Баһаветдинова тәкъдиме белән, Казанга керәшен яшьләре форумына бара.
– Анда 150 ләп кеше катнашты. Бездән 14 делегат барды. Һәр көне күңелдә матур истәлек булып калды. Галиәскар Камал театрында «Гөргери кияүләре» спектаклен караганда бөтен зал артистларның һәр чыгышын алкышлап каршы алды. Барысы да чын керәшенчә, белеп, аңлап уйнадылар. Соңыннан артистлар үзләре дә «сезнең өчен уйнау рәхәт булды», диделәр, – дип искә ала Владислав.
Шуннан соң ул форумга тагын ике тапкыр бара, керәшеннәрнең милли киемнәренә һәм җыруларына багышланган секцияләргә йөри, лекцияләр тыңлый. Казанда керәшен яшьләре бик актив, нигездә, төрле авыллардан килеп укучы егетләр һәм кызлар туган телдә иркен сөйләшә, өлкән буын тапшырган мирасның кадерен белә. Форумнан соң Түбән Камада да керәшен яшьләрен активлаштыру, җыю уе туа. Җитәкчесе итеп Владислав Домолазов сайлана.
– Без дә яшьләрне әби-бабалар гореф-гадәтләре белән таныштырабыз. Авыллардан килүчеләргә җиңелрәк, алар туган телдә иркен сөйләшә. Шәһәр яшьләре дә сынатмаска тырыша. Состав бер килеш тормый, егетләр-кызлар гаилә кора, көндәлек мәшәкатьләр белән иҗади эшчәнлек икенче планга күчә, әмма алар урынына башкалары килеп тора. Иң активларыннан җиде кеше бар. Ә бәйрәмнәрдә күбрәк була, билгеле, – дип аңлата ул.
Гореф-гадәтләр дигәндә, беренче чиратта, борынгы җырулар инде. Әйтик, үзенең ерак әбисенең тутасы Акулина Николаевна яшь чакта җырларга яраткан, аны туйларга да чакырганнар. Олыгайгач, күпмедер вакыт Владислав гаиләсендә яши. Берәр җыруның сүзләре искә төшкән саен, оныгын чакыра, төнлә булса, уята һәм әйтеп яздыра. Яза-яза калын дәфтәр булган. Хәзер бу куплетлар «Сүрәкә» репертуарында бар, «Туганайлар» газетасында бастырыла.
Владислав «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесендә эретеп ябыштыручы булып эшли, концертларда катнашырга да вакыт таба. Ул – күп тапкыр шәһәр һәм республика күләмендәге бүләкләр иясе. Сәхнәдә үзе белән 11 яшьлек кызы Анастасия дә чыгыш ясый. 7 яшьлек улы Матвей да кушылырга ниятли. Ә менә хатыны Ирина җырларга яратса да, сәхнәгә чыкмый, иренә рухи көч биреп тора, балалар тәрбияли.
– Балачактан калган хатирәм бар. Әбинең «Иман кенәгәсе» дигән китапчыгы хач алдында пакетка салынган килеш ята. Безгә кызык, алырга теләсәк, әби «тимәгез, кулларыгызны юыгыз» дия иде, кичләрен үзе безгә шуны укыды. Анда балаларны тәрбияләү турында, шулай ук төрле иманнар язылган иде. Мин аны музейга бүләк иттем. Балаларга шул хакта сөйлим, әби-бабайлар фотолары да саклана. Алар сорый, кызыксына. Нәселем тарихы югалмас, хәтердә калыр дип ышанам, – ди Владислав Домолазов.

, "Туган як" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев