Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Светлана ПИТЕРКИНА: “Ел уңышлы башланды”

Светлана ПИТЕРКИНА, Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Яңа Чишмә районы бүлеге җитәкчесе, Ленино авылы мәдәният йорты җитәкчесе:

- Аллага шөкер, ару торабыз. Кышларны исән-имин уздырдык. Авылыбыз белән эшкә керештек: җыештырабыз, бакчаларда чәчүгә әзерләнәбез. Клубта “Безнең мирас” дип исемләнгән кечкенә генә булса да музей ясарга планлаштырып та йөрибез әле.

Ике егетебез армия сафларына китәргә җыена. Кирилл Чумаковның быел кайтуын көтәбез.

Ел уңышлы башланды. Күптән түгел генә “Сүрәкә” ансамблебез “халык” исемен яклап уңышлы гына отчет концерты бирде. Август аенда Кырымга “Алтын мәйдан” халыкара фестиваленә барырга җыенабыз. Узган ел зур нәтиҗәләр белән кайткан идек. Ансамбльнең “Вояж” исемле бию төркеме “Без бергә” республикакүләм фестивалендә керәшен биюе башкарып район буенча беренче урын алды. Май азагында финалга барырга җыеналар. Үзем март аенда, иң яхшы мәдәният учреждениесе җитәкчесе булып, район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләндем. Шушы араларда гына квалификацияне күтәрү өчен курсларда укыдым. Материаль булмаган мәдәни мирасны саклау буенча белем тупладык. Үзебезнең “Урам көе” буенча проект якладым.

Безнең авыл егетләре Петр Лавров белән Александр Карасев керәшен яшьләренең IV форумында катнашып, бик ошатып, зур эмоцияләр белән кайттылар.

Быел әле бездә юбилейлар көтелә. Ансамбльнең беренче җитәкчесе Раиса Митрюхина 70 яшьлек юбилеен каршылый. Беренче солистларына да 80шәр яшь инде, үземнең дә түгәрәк дата. Һәрберсен матур итеп билгеләп узарга җыенабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев