Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Соңгы солдатка кадәр

“Кряшен чибяре – 2017” бәйгесе конкурсанткасы Анастасия Исаева Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган солдатларны эзләүдә катнашты

23 апрельдән алып 7 майга кадәр Анастасия Казан дәүләт энергетика университетының “Поисковая тропа” эзләү отряды составында Ленинград өлкәсендә “Любань – 2018” экспедициясендә булды. Бу районда эзләнү эшләре инде 20 елга якын бара икән. Отряд- лар 1943 елда канлы сугыш вакытында 14000 совет солдаты ятып калган “Макарьевская пустынь” дигән җирдә барган. Әлеге отрядлар хәбәрсез югалган солдатларны эзләү һәм аларны архив документлары, үлем медальоннары (хәрби хезмәткәр жетоны) буенча идентификацияләү белән шөгыльләнә.

– Урманда 200дән артык кеше идек. Безнең отряд бер совет солдаты калдыкларын тапты. Кызганыч, шәхси әйберләре юк иде. Бары тик ППС магазины белән ППШ патроны гына. Шулай ук, Лезна елгасы буенда эзләнүләрдә сөяк калдыклары, ике противогаз, кружка, пыяла фляга, сапер көрәкләре һәм күп санлы патроннар табылды. Зур тырышлыкларга карамастан, әлеге җирдә солдатларга тап булмадык. Университет музее өчен экспонатлар да алып кайттык. Хәзерге вакытта барлык отрядлар көче белән 110 солдат күтәрелде, ә эзләнү эшләре Любаньда 10 майга кадәр дәвам итәчәк”, - дип сөйләде Анастасия.

Керәшен чибәренең бу беренче генә эзләнү экспедициясе түгел инде. Беренче тапкыр эзләү отрядына кыз 2015 елда алынган. Ул чакта эзләнүләр Бөек Новгородта узган.

Фото: Анастасия Исаева архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев