Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

“Шушы яктан, шушы туфрактан без”

24 апрель көнне Кәләй авыл мәдәният йортында Колшәрип һәм Кәләй авыллары үзешчәннәре концерты булып үтте

Концерт башланырга иртәрәк булса да, мин, мәдәният йортына юл алдым. Аның янында машиналарның исәбе-хисабы юк, халык күп булырга ошаган. Ишекне ачып керүгә, волонтёрлар значогы таккан, өлкән сыйныф бала- лары, сәламләп каршы алды. Бу бик дулкынландыра, күңелләргә рәхәт.

Фойеда бик җылы атмосфера хөкем итә. Стена буйлап өстәлләр тезелеп киткән. Өстәлләрдә ни генә юк. Бу - безнең авылдашларның кул эшләреннән торган күргәзмә. Искиткеч зур тырышлык белән эшләнгән, зәвыклы кул эшләре. Чигү, тегү, бәйләү үрнәкләре. “Безнең пенсионерлар йоклап ятмый”, — дип күтәреп алды ветераннар сове- ты председателе Галия Ашрапова, безнең соклануны күреп. Оста кулларны әйтми калу мөмкин түгел: Валентина Асанбаева, Анна Савельева, Тамара Андреева, Нина Кузнецова.

Яшьләр дә читтә калмаган. Марина Андрееваның кул эшләре дә игътибарга лаек. Сәнгать мәктәбе укучыларының эшләре дә кунаклар күңелендә җылы хисләр уятты. Евгения Лаптева, Ралина Латыпова, Юля Кузнецова, Диана Исаева эшләгән рәсемнәр ошамаслык түгел. Аларга иҗат уңышлары гына телисе килә. Мин шуны күзәттем, күргәзмәне карамый торып, бер генә кеше дә тамаша залына үтмәде. Күргәзмәне оештыруга күп көч куйган, янып-көеп йөрүче ветераннар советы председателе Галия Ашраповага зур рәхмәт әйтәсе килә. Чынлап та яшь буынны без шушындый матур үрнәкләр белән, традицияләр белән тәрбияләргә тиеш. Балалар да кул эшләрен карап сокланып, тотып карап йөрделәр бит.

Китапханә мөдире Зөһрә Спиридонова да, күргәзмә оештырып, быелгы юбилярларның китапларны урнаштырган. “Туган як җырчысы” рубрикасы астында үземнең китапларны күреп, мин дә бик сөендем.

Быел иҗади отчет концерты 33 нче тапкыр үткәрелде. Эксперимент йөзеннәндер, ике авыл үзешчәннәр концертын бер сәхнәдә, бер вакытта күрсәтергә булганнар, ике коллективның берләштерелгән концерты бер сәгать барды. Жюри членнары өчен бу отышлыдыр, ләкин кәләйлеләр бу яңалыкны хупламады. Концертны аерым блокларда үткәрү кирәк иде, дигән фикерләр дә ишеттем.

Шулай да концерт бик матур оештырылган. Зур әзерлек, күп көч куелганы күренә. Концертны алып баручылар колшәриплеләр Айрат Ягъфаров, Люзия Гайнетдинова үз рольләрен бик яхшы башкарды. Концерт “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исем- ләнгән. Сценарий бик бай, эчтәлекле, искиткеч уйлап эшләнелгән. Бу — мәдәният йорты директоры Валентина Долгованың иҗат җимеше, берәүне дә битараф калдырмады.

2018 ел юбилейларга бик бай. Әлмәт шәһәренә - 65, Комсомол тууына - 100, бөек рус язучысы Лев Николавич Толстойга — 190 ел. Концертта шушы даталарга зур игътибар бирелде.

Концертка Колшәрип авыл үзешчәннәре үзләренең бай иҗат җимешләрен алып килгән. “Морат” фольклор ансамбле, “Грация” бию, Рамина Магданова башкаруында бию, “Яшьлек” җыр ансамбле, Әлфия Габдрахманова башкаруында җыр ошамаслык түгел. Тамашачы аларны алкышларга күмде. Ә инде Альбина Зиннурованың җыры бар кешене таң калдырды. Талантларга бай икән ут күршеләр, дип калды кәләйлеләр.

Кәләй үзешчәннәре концертын күп тапкырлар караган кеше буларак, шуны әйтәсем килә: караган саен карыйсым килә аларны. Репертуарны гел үзгәртеп тора алар. “Сюрприз” (җитәкчеләре Кристина Хайбуллина) балалар бию төркемнәре дә, “Туганайлар” (җитәкчесе Валентина Исламова) ветераннардан торган җыр ансамбле дә — безнең якты йолдызларыбыз, чын артистлар. Шунысы куанычлы, мәдәният йортында вокал өчен чын профессионал Валентина Георгиевна җаваплы. Кәләйнең рухи байлыгы, йөзек кашы, диләр кәләйлеләр Валентина турында. “Үзебезнең йолаларны, гореф-гадәтләрне яшь буынга өйрәтүче дә ул. “Асыл бизәк” яшьләрдән торган фольклор ансамбле генә ни тора. Искиткеч гүзәл традиция!

Концертның финал өлешен сөйләп кенә аңлатырлык түгел, аны һичшиксез үз күзләрең белән күрергә кирәктер. “Кәләем” керәшен халык фольклор ансамбле керәшен халкын бөтен дөньяга танытты дисәм, ялгыш булмас. Финалга безнең авылның гимнына әйләнгән “Кәләй урамнары” җыры белән чыктылар. Алар янына “Асыл бизәк” ансамбле, “Сюрприз” балалар төркеме җырлап, биеп чыкты, “Туганайлар” ансамбле килеп кушыл- ды. Баянда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурмөхәммәт Хөсәенов. Сәхнә артистлар белән тулы. Ә костюмнар! Сәхнә ялт-йолт килеп торды.

Район мәдәният идарәсеннән килгән жюри әгъзасы Таһирә Шайдуллина соклануын яшерә алмады. “Мәдәниятыбызны саклый алуыбызга ышанычым зур, чыгышлар бик куан- дырды”, — диде ул. Район мәдәният идарәсе исеменнән артистларга зур рәхмәт белдерде. Мәдәниятебез сагында шундый талантлы, үзен аямыйча эшләүчеләр булганда аның киләчәге бар, дип белдерде Таһирә ханым. Быелгы иҗади отчет концерты тәмам. Ул безнең күңелләрдә, матур ис- тәлек булып, озак, бик озак сакланыр. Һәрбер милләт үз туган телен, буыннан-буынга күчеп килгән йолаларын онытмасын иде, дигән теләктә калам.

Зинаида ЗАХАРОВА, язучы Әлмәт районы, Кәләй авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев