Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Өлкәннәрне кайгыртып

Бүген Татарстан Республикасында бер миллионга якын кеше “Тормыш көзе” чорына кергән. Аларның һәркайсы теге яки бу дәрәҗәдә дәүләтнең нык игътибары һәм кайгыртуына мохтаҗ. Өлкән яшьтәге кешеләрнең күп кенә проблемаларын бүген республиканың социаль тармагы уңышлы хәл итә. Социаль хезмәтләрнең эшчәнлеге, учреждениеләрнең матди-техник базасы елдан-ел яхшыра, бу өлкәннәр турында кайгырту дәрәҗәсен үстерергә мөмкинлек бирә

 

Үз-үзләренә хезмәт күрсәтә алмый торган кешеләр интернат-йортларда яши, анда аларны кайгырталар һәм уңайлылык белән тәэмин итәләр. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен 26 интернат-йорт эшли.

Хезмәт күрсәтүнең икенче рәвеше – өйдә социаль хезмәт күрсәтү – өлкән яшьтәге кешеләр мәнфәгатьләренә җавап бирә. Аңа социаль һәм медицина хезмәткәрләре, социаль иминият фонды, пенсия фонды вәкилләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм башка дәүләт структуралары керә.

Моннан тыш, республикада социаль әһәмияткә ия булган “Приемная семья для пожилого человека” проектын тормышка ашыру дәвам итә.

Социаль хезмәтләр алучы интернат-йортлар арасында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен “Мои года – мое богатство” Республика конкурс-фестивале үткәрелә.

Иҗтимагый оешмалар – Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы һәм “Россия пенсионерлары берлеге” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев