Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Кызлар язны якынайта Видео

21 март көнне Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында “Ягымлы яз” матурлык конкурсы узды

Клубларына килеп кергәч тә, күзләр милли итеп бизәлгән сәхнә түренә төште. Берсеннән берсе матур итеп чигелгән бистәр-тастымаллар, мендәр тышлыклары, тәре алларына шаккатасың. Бу кул эшләре авылның данлыклы чигүчесе Ольга түти Харитонованыкы икән. Бар яктан да уңган үзе. Концерт башында нәни кызның әбисе булып киенеп чыкса, икенче өлештә конкурсанткаларга ярдәм итеп, керәшен җыруларын да башкарды.

“Сәяр” ансамбле инде ничә еллар буе язның матур бер көнендә “Ягымлы яз” бәйгесен үткәрә”, - диде конкурс- ны оештыручыларының берсе булган Айдар Маннапов. Ул “Сәяр” керәшен фольклор ансамбленең җитәкчесе дә. Үзе кебек керәшен культурасы белән янып торган дүрт кызы да бар әле аның. Маргарита Петрова, Анна Иванова, Марина Семенова (Мухина) һәм Алёна Яковлева – авылның уңган кызлары.

Календарь буенча яз булса да, бәйге узган көн бераз көйсезләнде. Әче җил белән карлы яңгыр берәүнең дә күңеленә хуш килмәде. Сәрдә халкы гына көннең бозылуына игътибар да итмәде, концерт күңелләрне шул хәтле күтәрде, урамда да сәхнәдәге кебек ягымлы яз- дыр кебек тоелды.

Чара ике өлештән булды. Беренчесендә “Елмай”, “Сәяр”, “Чулпы” ансамбльләре тарафыннан авыл тормышы күренешләре сәхнәләштерелсә, икенчесендә конкурсанткалар ярышты.

Иң беренче булып сәхнә түренә яшь буын – Дарья Дементьева белән Иделия Кашапова чыкты. Бу нәни кызчыклар чыгыш ясаганда жюрига аеруча авыр булды. Дарья Дементьева үзенең ачыклыгы белән алдырса, Иделия моңлы тавышы белән балларны тигезләде дә куйды. Шулай итеп, бу төркемдә җиңүче икәү булды.

Оксана Ермолаева, Марина Морозова һәм Регина Мухина 12 дән алып 16 яшьлекләр төркемендә көч сынашты. Кызлар үзләренең талантларын күрсәтеп, жюри членнарына әниләре белән бергәләп пешергән ризыкларны тәкъдим иттеләр. Кечкенәләр төркемендә көчле тавышлы Марина Морозова беренче урынга, ә Оксана Ермолаева белән Регина Мухина икенче урынга лаек дип табылдылар.

Урта төркемгә 17 яшьлек Анастасия Дементьева белән Екатерина Максимова керде. Болар 2016 елда Питрауда “Кряшен чибяре” конкурсында катнашкан кызлар. Ике чибәр дә уңышлы гына чыгыш ясап, үзләренең иҗат ягыннан да, аш-су өлкәсендә дә уңганлыкларын, тапкырлыкларын һәм халкыбызның йолаларын яхшы белүләрен күрсәттеләр. Урта төркемдә Екатерина белән Анастасия – икесе дә җиңүче титулына лаек булдылар.

Олы төркемдә авылның өч хатын-кызы – “Чулпы” ансамбле солисткалары чыгыш ясадылар. Үрнәк укытучы Нина Фадеева, яраткан әби Лира Карташова һәм авылның уңган килене, тумышы белән Саба районы кызы Рәкыя Никитина сәхнә түрендә ут уйнаттылар. 1982 елдан бирле Керәшен Сәрдәсендә гомер итеп, керәшен халкының барлык йолаларын отып, җыруларын җырлап яшәүче Рәкыя апа бәйгедә беренчелекне беркемгә дә бирмәде. Сәхнәдә үзен иркен тотып, хәтта, клубта вакытлыча ут сүнеп алганда да, җырлавыннан туктамыйча, тамашачы мәхәббәтен яулады. Бу төркемдә җиңү, һичшиксез, Рәкыя Никитинаныкы булды, икенче урынны Лира Карташова белән Нина Фадеева бүлеште.

Тулы нәтиҗә ясаганнан соң, “Ягымлы яз” бәйгесенең төп җиңүчесе итеп Анастасия Дементьева танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев