Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Красноярск керәшеннәре туганнарын эзли

Газетабызның “Одноклассники” социаль челтәрендәге группасы аша бер хәбәр килеп иреште. Красноярск шәһәрендә яшәүче Галина Ахмедзянова-Кузьмина үзенең бабасының Татарстанда калган туганнарын эзли

Иван Игнатьевич Журавлев 1891 елда (төгәл булмаска да мөмкин) Мамадыш районының Кумырык авылында туган. Кушаматлары “Торналар”, туганнарының фамилиясе Игнатьевлар да булырга мөмкин. Беренче хатыныннан Герасим белән Иван исемле уллары булган (туган еллары билгеле түгел).

Себер якларына чыгып китәр алдыннан, икенче хатыны, минем әбием Анна Степановнага (1894 елда туган) өйләнә, дип яза Галина. Төмән өлкәсендә балалары Екатерина, Анастасия, Григорий һәм Полина туа. Соңрак алар Красноярск өлкәсе Пиров районының Комаровка авылына килеп төпләнәләр.

Мамадышта бабабыз белән бертуган Журавлев (Игнатьев) Филипп Игнатьевичның балалары, оныклары яшәве мөмкин, ди Галина Ахмедзянова- Кузьмина, һәм укучыларыбызның ярдәменә өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев