Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Балык Бистәсе районы керәшеннәре Фәтхерахман Әхмәдиевның фестивалендә катнаша фото

Күренекле галимнәр, композиторлар, язучылар, җырчылар, биючеләр – күбесе авылларда туып үскән кешеләр. Күрәсең авылның табигате, тормышы иҗатка зур этәргеч бирә

Танылган җырлар авторы, күренекле композитор Фәтхерахман Әхмәдиев та Балык Бистәсе районы Тәберде Чаллысы авылы егете була.
Фәтхерахман Әхмәдиевны белмәгән кеше юктыр. Без бу композитор белән аның әниләргә багышланган “Кояш гомере”, “Яшисе килә”, “Ромашкалар”, “Солдатлар” һәм башка күп төрле җырлары аша таныш.
Әхмәдиев һәвәскәр композитор була. Шунлыктан Әхмәдиевның иҗаты Татарстанның композиторлар берлеге тарфыннан кабул ителми. Тик шулай да, бу композитор халык арасында дан казана, аның мәгънәле җырлары буыннан буынга күчә, матур кичәләрдә җырланыла. Аның иҗаты белән бүгенге көндә дә кызыксынучылар аз түгел. Композиторны бигрәк тә үз туган районында олылыйлар. Елда Балык Бистәсе районы авылларында Фәтхерахман Әхмәдиевка багышланган фестиваль оештырыла. Район үзәгендә фестивальне йомгаклап, район артистлары, үзешчәннәре, ансамбльләре белән зур матур концерт кичәсе була.


Фәтхерахман Әхмәдиев фестивале кысаларында, 23 февраль көнне Шеморбаш авылында Казаклар Чаллысы авыл җирлеге (Казаклар Чаллысы, Иванай, Бирдебәк, Үри Чаллысы авыллары) концерт кичәсе куйды. Концертны ике өлешкә бүлделәр. Беренче өлешендә матур, моңлы җырлар җырланылды, кызыклы чыгышлар күрсәтелде. Икенче өлешендә Казаклар Чаллысы авылы үз кардәшләренә керәшен программасын тәкъдим итте. Бу өлештә халкыбызның җыр-биюләре башкарылды. Казаклар Чаллысы авылы “Нур” фольклор ансамбле үзенең дәртле җыруларын башкарды. Ә авыл яшьләре кичке уен күренешен тәкъдим итте.


Чарадан фоторепортаж карагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев