"Карендәшләр" Ык Тамагында авыл көнендә булып кайтты
Новости

"Карендәшләр" Ык Тамагында авыл көнендә булып кайтты

Авыл көннәре әле дә гөрли.

6 августта Менделеевск районының Ык Тамагы авылында "Авыл көне" узды. Бәйрәмдә чыгыш ясарга җирле үзешчәннәр, авыл халкы гына түгел, күрше-тирәдән дә кунаклар чакырылган.

Сәйтәк авылының “Карендәшләр” керәшен җыры һәм биюе ансамбле дә берничә халык җырын бүләк иткән.

Бәйрәм бик күркәм һәм югары дәрәҗәдә узган. 

"Карендәшләр" ансамбле чыгышы өчен Бизәкә авылы башлыгы һәм Ык Тамагы халкы исеменнән рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Фото


Нет комментариев