Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Кабан-Бастрыкның чишмәләре

Бер-берсенә охшаш чишмәләр җирдә юктыр, мөгаен. Берләре җир астыннан ургылып чыга, икенчеләре тау-ташлар арасыннан агып чыгып, инешләргә кушыла. Зәй районының Кабан-Бастрык авылы да чишмәләргә бай. Чишмәләр – табигать матурлыгы. Аңа кеше кулы белән дә матурлык өстәлсә, табигатькә күңел ныграк тартыла. Чишмәләргә бигрәк тә.

Кабанбастрыклыларның чишмәләрне яңартуга алынып, аларны төзекләндереп, матурлавы башкаларга үрнәк булырлык.

Биредә бер-берсеннән ерак түгел, 100 метрлап кына арада утырган ике чишмә бар. Халык аның берсен бәләкәй чишмә дип атап йөрткән. Чөнки аның янәшәсендәгесе олы чишмә дә урнашкан. 

-Авылыбызда барлык җәмәгать эшләре башында торучы Андрей Кондратьев башлангычы белән чишмәләрне төзекләндерүгә карар кылдык.  Бәләкәй чишмә кабанбастрыклылар көче белән, ә олы чишмә район программасына кертеп төзекләндерелде, - ди Юля Батаева.

Кече чишмәгә бура бурап, чишмәне тирәнәйтеп, бура утыртып куялар. Чишмәгә бураны кул эше остасы Николай Сидоров бурый. Кызганыч, узган ел Николай арабыздан вакытсыз китте. (Аны авылдашлары Никола, дип йөртә иде). Николаның истәлеге булыр, бала-чагасы да юк дип, авылдашлары бәләкәй чишмәгә “Никола чишмәсе” дип исем биргән.  “Никола чишмәсе”н төзекләндерүне Дүрт-Мунча авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдыйков һәрвакыт күз уңында тота, авылдашлары аңа бу эшне оештыруы һәм башкарып чыгуда ярдәм итүе өчен рәхмәт әйтә.

Ә олы чишмәдә халык утырып ял итә торган урын булдырылган һәм  Кач ману бәйрәмендә су коенырлык итеп эшләгәннәр. Аның сызымын Петр Батаев эшләгән. Кабанбастрыклылар әлеге чишмәне төзекләндерү программасына керткән район башлыгы Разиф Кәримов һәм башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизовка рәхмәтле.

Хәзер авылларда һәр өйгә газ, су кергән. Әмма барыбер кизләүдән су алучылар күп. Чишмәләрне саклап, чистартып торсаң гына яши. Юк икән, аларның томаланып юкка чыгуы бар. Бүгенге көндә Кабан-Бастрыкның әлеге чишмәләре әллә ерактан балкып тора, авылдашларына рәхмәт әйтеп, көне-төне челтери. Ә шимбә-якшәмбедә биредә туктаучы машиналар күп була – ялга кайткан авылдашлар зур савытларда тәмле чишмә суын шәһәргә алып китәләр.Күрше авылларда да суга килүчеләр бар икән. Тукай районының Борды авылыннан килеп, шушы үрнәктә үзләрендә дә чишмәне яңартуга алынганнар.

Клара Ермолаева, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев