Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Владимир ВАСИЛЬЕВ: "Балыкчылар сезоны ачылуын зарыгып көтәм"

Татарстанның атказанган артисты, Филармоник әдәби - музыкаль лекторийның сәнгать җитәкчесе, Дәүләт филармониясе һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Владимир ВАСИЛЬЕВка шалтыратып, хәлләрен белештек.

— Март аенда Филармоник группа белән Чехиядә гастрольләрдә булуыбыз турында инде хәбәр иткән идек. Чехия Республикасында Татарстан культурасы көннәрен уздырып кайткан идек. Анда Брно шәһәрендә чыгыш ясадык. Россия Президентын да шунда сайларга туры килде. Әле дә шул темплар белән дәвам итәбез.

Бик кызу вакыт бит май айлары, артистларга да кагыла бу. Үзебезенең Филармоник лекторий группасы концертлары белән Чаллыда, Зәйдә чыгыш ясадык. Әле генә, 3 май көнне, үземнең туган авылым, Зәй районының Поповка авылында филармония группасы белән Җиңү көненә багышлап зур концерт бирдек.

Бу турыда бик күптән хыяллана идем, адарынган сүзем бар иде. Соңгы тапкыр туган авылымда 2008 елда чыгыш ясаган идем. Ул вакытта клубыбыз авылымның иске чиркәвендә урнашкан иде әле. Узган ел гына өр-яңа клуб төзеп керделәр, ә иске бинаны кире чиркәүгә кайтардылар.

Бу яңа клубка кайтып концерт бирү минем өчен үзе бер шатлык. Ике бабам да – Ефстафий Григорьевич Васильев һәм Владимир Григорьевич Глухов — 1941 елда шушы авылдан сугышка киткәннәр. Берсе дә әйләнеп кайтмаган. Сольный концертымны шулар рухына да багышладым. Зәйдән, Баграждан, Чаллыдан, тирә-күрше авыллардан бөтен туганнар, дуслар җыелды. Бик җылы каршы алдылар.

2012-2013 елларда да Җиңү көненә багышлап концерт цикллары оештырган идек. Шуларны быел бер диск итеп җыеп чыгарырга да исәп бар.

Быелгысы ел истәлекләр елы булырга охшап тора. 16 май көнне консерваториядә үземнең мәрхүм остазым, атаклы бас, Россиянең атказанган артисты Юрий Борисенконы искә алу концертын уздыру мәшәкатьләре белән йөрим. Укучыларын, коллегаларын, дусларын — барын бергә җыярга исәп.

Олы улым Саша быел тугызынчы классны бетерә, экзаменнарга әзерләнеп йөргән көннәребез. Кечесе, 11 яшьлек Коля, шахмат белән шөгыльләнә. Аның белән турнирларга йөрибез. Отабыз, оттырабыз, шатланабыз, борчылабыз... Шахматчы да булып китмәгәек әле!

Балыкчылар сезоны ачылуын зарыгып көтәм. Быел да Мишә буенда мавыктыргыч, рәхәт мизгелләр кичерергә өметләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев