Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Олы Аты авылыннан Пидура түти Карчина 16 яшеннән үгез җигеп бакча сукалаган

Җиңү бәйрәме көннәрендә сугыш ветераннарын барлыйбыз. Кызганычка, алар инде арабызда бик аз калып бара. Сугыш ветераннарын зурлаганда, тылда калып ач-ялангач булып та, алны-ялны белми хезмәт куйган хатын-кызларыбызны, олылар белән тигезләшеп эшләгән үсмер балаларны искә алмасак, дөрес булмас. Җиңү көнен якынайтуда аларның тырышлыгы да бәяләп бетергесез бит. Олы Аты авылыннан актив хәбәрчебез Ирина Садикова язып салган язмабызның берсе үсмер, яшьлек еллары шушы авыр чорга туры килгән Федора Карчина язмышы турында

Пидура түти

Федора Матвеевна Карчина 1924 елның 26 ноябрендә Түбән Кама районының Олы Аты авылында Чапбайлар семьясында туа. Бик ишле семьяда үсә (ундүрт бала туып, җидесе генә исән кала).

Пидура дүртенче классны “5”кә генә укып тәмамлый. Бишенче классны безнең авыллар күрше Кызыл Чапчакка йөреп укырга тиеш була. Укыта алмаганнардыр инде, әтисе кызын мәктәптән алып кайтып китә. Укытучылар: “Укытыгыз, кызыгыз бик яхшы укый”, дисәләр дә, калдырмый. 12 яшьтән эшкә тотына кыз.

- Эшләмәгән эш калмады инде, дип сөйли торган иде әни,- ди улы Андрей. Пидура түтей колакка сак булгач, күбрәк улы белән сөйләшеп утырырга туры килде. - Бәләкәй чакта юа җыеп ашый торган булганнар. Шулай бер вакыт кызлар белән җыелалар да, Смыловка авылына юа җыярга китәләр. Анда кадәр 10 чакрым барасы һәм кайтасы бит әле. Бер урыс килеп чыга да нәрсәдер әйтә, болар аңламыйлар. Юаларны ташлап, бик куркып, йөгереп кайтып керәләр болар,- дип әнисе сөйләгән балачакның бер хатирәсен искә алды улы.

- 16 яшьтә сугыш башланды. Ирләр сугышка китте. Үгез җигеп бакча сукаладык, тырмаладык, утырттык. Ат җигеп Алабугага кадәр симәнә ташыдым. Аннары сугыш вакытында Горький шәһәренә барып, зур траншеялар казыдык. 25 метр киңлектә, 15 метр тирәнлектә.

Сугыштан соң да авыр булды. Урак урдык, кибән куйганнар хәзер дә хәтердә. Кибәнне кипкәч сугасы да бар бит әле, аны да без суктык инде,- дип хәтерен яңарта Пидура түти.

1952 елда Кәрчәләр нәселенең юмарт, кызык сүзле Питер дәдәйгә кияүгә чыккан. Алар тату, матур гомер иткәннәр. Дүрт бала үстергәннәр: Ольга, Андрей, Александр, Лиза. Дүртесе дә Түбән Кама шәһәрендә матур гына көн күрәләр.

2013 елны 60 елдан артык бергә гомер иткән ире Питер (Са- тый) дәдәй үлеп китә, Федора түти үзе генә кала. Аңа хәзер 94 яшь. Ул олы хөрмәттә. Балалары, шәһәрдә яшәсәләр дә, көн саен әниләре янына кайтып, хәлләрен белеп, булышып торалар.

- Әнине гомер иткән, балаларын үстергән нигезеннән шәһәргә алып китеп булмады. Әти белән икесе бергә бик матур итеп “Аппакай-алмакай”ны җырлыйлар иде, - ди улы. 

Күпер буйлары күк томан,

Бу дөньяда күп тормам.

Күп тә тормам, әз дә тормам,

Сагынырсыз, мин булмам.

Беребез анда, беребез монда,

Беребез Арча ягында.

Аерым яшибез туганнар,

Бергә яшәр чагында.

Алар әти белән икесе конюшняда эшләделәр. Озак еллар буе. Атларны яраталар иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев