Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Бакчага чыгар вакыт

Май – елның иң ямьле ае. Табигатьнең салкын кардан ачылып, яңарыш кичергән чоры

Майда беренче чәчәкләр, көздән утыртып калдырган үсемлекләр баш калкыта, агачларда сут йөри башлый, тирә-як шау чәчәккә күмелә. Белгечләр фикеренчә, нәкъ шушы сут исе кеше организмына бик яхшы йогынты ясый икән. Бу исне, борын сизмәсә дә, организм бик тиз тоя, диләр. Юкка гына кеше табигать белән нык бәйләнештә, дип әйтмиләрдер.

Бакчачылар да май аен кышкы ялдан соң зарыгып көтеп алалар, җиң сызганып эшкә керешәләр. Май аенда бакчадагы эшләрне барлыйк.

Иң элек агач һәм куакларның, бөреләре бүрткәнче, корыган ботакларын кисеп, каерыларын чистарталар. Карлыган һәм башка куакларны кайнаган су белән ко- ендыралар. Моның өчен суны кайнатып чыгарганнан соң 70 градуска кадәр суытырга кирәк. Болай эшләгәндә куаклар төрле авырулардан һәм бөҗәкләрдән арына. Шуны истә тотырга кирәк: бу эшне бөреләр чыга башлаганчы башкаралар! Аннан соң куакларның төпләрен көпшәкләндерәләр. Бакча культураларын төтенләү ысулы, каплагыч материал, туфракка кичен су сибү ярдәмендә салкыннардан саклыйлар. Үсемлекләрне, чәчәк атар алдыннан, корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртү, тамырларын тукландыру да бик мөһим. Май аенда бакча җиләгенең туфрагын да йомшартырга кирәк. Карлыган, кура җиләге, крыжовник, бүре җиләге (җимолость) үсентеләреннән туфракны чистартып, су сибәргә, тукландырырга һәм, әлбәттә, чүп үләннәрен утарга кирәк.

Май – җирне тукландыру өчен иң кулай вакыт. Бер квадрат метрга 2-3 килограмм тирес яки торф катнашмасы кертү яхшы. Иртә өлгерә торган яшелчәләр өчен тиресне көз көне үк, ә соң өлгерүчеләргә язын кертәләр. Черегән тирес һәм черемә өстәрәк булырга тиеш, чөнки аста булса, кислород җитмәү сәбәпле, ул озак таркала. Яңа тиресне, үлән орлыклары күп булу сәбәпле, туфракка кертмәскә тырышалар. Ул бер квадрат метр җиргә бер чиләк чамасы таләп ителә.

Алдан чәчкән үсентеләрне утырту, һәртөрле үсемлек орлыкларын чәчү эшләре дә май аенда башкарыла. Орлыклар чәчү яки үсентеләрне күчереп утырту өчен төгәл көн сайлау җир һәм һава температурасына, һава торышына, галәм факторларына, өлгерү, саклау вакытына, эшкәртү ысуллары һәм башка шартларга карап башкарыла.

Май ае җылы көннәрдән генә тормый. Төнге кыраулар – гадәти хәл. Андый төннәрдә туфрак өстендә температура нуль градуска, хәтта аннан да түбәнрәк төшә. Майда 2-3 тапкыр боз явып та алырга мөмкин. Бу очракларда, суыклар беткәнче, үсемлекләрне җәймә яки полиэтилен белән каплап тору кирәк. Әгәр дә бакча культураларын саклап каласыгыз килә икән, һава торышын еш тикшереп барыгыз. Ул очракта сез дә, бакчагыз да киләсе суыкларга әзер булып торырсыз, үсемлекләрегез дә сезгә рәхмәт әйтеп, яхшы уңыш бирер.

Әзерләде Милена НОВИКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев