Азат Хөсәенов Усыда классташлар очрашуы уздырган
Күренекле композитор, күп җырлар авторы Азат Хөсәенов Мөслим районының Усы авылында классташлар очрашуы уздырган. Ул үзенең социаль челтәрдәге битенә шул очрашудан фотолар куйган. Тулырак информация алыр өчен, үзе белән элемтәгә кердек.
Күренекле композитор, күп җырлар авторы Азат Хөсәенов Мөслим районының Усы авылында классташлар очрашуы уздырган. Ул үзенең социаль челтәрдәге битенә шул очрашудан фотолар куйган. Тулырак информация алыр өчен, үзе белән элемтәгә кердек.
"Мин Усыга 2 класска укырга килдем. Актаныш районының Әтәс авылыннан килдек без. Әткәйне бу авылга мәктәп директоры итеп куйдылар Без класста 6 бала идек. Тарих буенча әткәй, немец теленнән әнкәй, рус теленнән бертуган Фәйзелгаян абыем, аның хатыны, җиңгәчәй Клара апа - барысы да минем укытучыларым булдылар! .Классны мичкә утын белән ягып җылыталар, уңайлыклар - урамда! Һәр тәнәфеста абый баян алып бөтен укучыларны биетә иде - вальс, бию көйләре сигезле, алтылы... Ә бишенче класста курше авыл балалары өстәлде, без күбәйдек!! Кызганычка каршы, мин алар белән озак укый алмадым - мине Казанга, махсус музыка мәктәбенә укырга җибәрделәр. Ләкин классым белән аерылмадым - классташым Марсила Акмалова белән хатлар аша гел аралашып тордык. Ул гомерен Усы белән бәйләде - мәктәптә укытты, берничә ел директор да булды. Хәзер лаеклы ялда, әммә ләкин бик актив - бөтен очрашуларның иң актив кешесе. Без Марсила белән хәзер инде Интернет аша аралышабыз.
Азат Хөсәенов классташлары белэн, Усы.
Хөсәеновларнын зур гаиләсе, Усы
Безнең классыбызның чыгарылышына быел 45 ел!!! Миңа да быел 60 тулды. Майда филармония залында 70 артист катнашында иҗат кичәмне үткәрдем.
Ә Җәйгә планнаштырдым - туган авылым Әтәстә, тумасам да, торган, озак еллар әти-әнием гомер кичергән, апаларым, туганнарым яшәгән Усыда иҗат кичәләремне уздырырга! 26 июльдә Әтәстә булдым, 27 июльдә классташлар белән очраштык, ә 28 июль көнне инде Усы клубына җыелдык!
Әй, күңелле дә булды классташлар белән очрашу - өстәлләр матур, бәлешләр тәмле, дусларым сөйкемле!.. Классташым Евгений Петров һәр кызыбызга бик матур роза букетлары алып кайткан! Яраткан укытучыларыбыз килгән! Беренче класс җитәкчебез Нина Гафуровна да, шөкер, исән-сау әле! Авыл урамнарын баяннар тартып, җырлый - җырлый уздык! Күңелемдә әле һаман да иң җылы хисләр саклана. Ә икенче көнне клубта очрашуыбызның дәвамын, авылдашлар белән бергә уздырдык.! Концерт булмады бу, җылы очрашу, җыр кичәсе, сагыну кичәсе булды. Заманалар үзгәрде бит хәзер, мондый җанны яшәртә торган очрашулар күбрәк булырга тиеш!"
Без дә Азатны, аның классташларын чыгарылышларының 45, үзләренең 60 еллык юбилейлары белән чын күңелдән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Комментарии
0
0
Молодец булдырасын
0
0
0
0
Рэхмэт бик зур!!!
0
0
0
0
Чыннан да, искиткеч матур очрашу кичэсе булды ул.Бик зур рэхмэт Азат абыйга.Ижатында унышлар,гаилэсендэ иминлек телэп калабыз.Эле бик куп еллар безне узенен матур жырлары белэн соендерсен.
0
0
0
0
Нинди матур очрашулар!Афарин гына дияргэ кала!Оештвручысы шэп!Унышлар сезгэ,Азат эфэнде!
0
0