99 яшьтә дә сәламәт һәм хәрәкәттә: ветеран Михаил Тихонов Җиңү көнен шатлык белән каршылады
2 майда Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Яковлевич Тихоновның 99 яше тулды — гаҗәеп язмышлы, нык һәм тормышны яратучан кеше.
Хөрмәтле яшенә карамастан, ул бүген дә сәламәт, актив һәм һәр елны илнең төп бәйрәме —Җиңү көнен аеруча дулкынланып көтә.
Михаил Яковлевич 1927 елда Минзәләнең Кадрәк авылында туган. Аның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Башлангыч белем алгач, ул яшьтән үк колхозда олылар белән бергә эшләгән, фронтка һәм туган илгә ярдәм иткән.
1944 елның ноябрендә Михаил Тихонов армиягә алына. Ул 357нче запас укчы полкында пулеметчы булып хезмәт итә. Соңрак, 1946 елның сентябреннән 1951 елга кадәр, 10139 нчы хәрби частьта радиотелеграфист була. Демобилизациядән соң туган якларына әйләнеп кайта һәм тыныч тормышта хезмәтен дәвам итә — шофер булып эшли.
1968 елда Михаил Яковлевич гаилә кора һәм Минзәләгә күченә. Хатыны белән бергә алар дүрт бала тәрбияләп үстергән. Бүген ветеранны зур гаиләсе кайгырта — оныклары һәм оныкчыклары ярдәм итә, ул алар өчен батырлык, тырышлык һәм Ватанга мәхәббәт үрнәге булып тора. Ветеран баянда уйнарга да ярата.
1986 елдан бирле Михаил Яковлевич лаеклы ялда, әмма шуңа да карамастан, ул әле дә актив рәвештә җәмәгать тормышында һәм яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә катнаша. Күптән түгел ул Минзәләнең беренче мәктәбендә узган «Җиңү диктанты» акциясендә катнашты.
Батырлыгы һәм күпьеллык хезмәте өчен ветеран III дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Германияне җиңү өчен» медале, Жуков медале, «Совет Армиясенә һәм Флотына 30 ел» медале, юбилей медальләре һәм күпсанлы рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
9 Май алдыннан Михаил Яковлевич күпсанлы котлаулар һәм рәхмәт сүзләре кабул итте. Аның тормышы – авыр сынаулар аша үткән, әмма рухи көчен, ышанычын һәм тормышны яратуын саклап кала алган җиңүчеләр буынының тере тарихы.
– Россия һәрвакыт көчле ил булды һәм көчле булып калачак. Мин үз илемдә яшәвем белән горурланам, – ди ветеран.
Фото автор Дифиза Нуриевадан,
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев