Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Туган якка язлар тыныч килсен

Соңгы елларда онытыла барган бәйрәмнәребез яңадан кайта, йолаларыбыз яңартыла башлады. Шундыйларның берсе Май чабу бәйрәме. Балык Бистәсе районында Ури Чаллысы дигән авыл бар. Анда бары 50 гә якын кеше яши. Шулай да алар һәр дини бәйрәмне үзләренчә бөтен йоласын китереп, билгеләп үтәргә тырышалар. Менә 22 февраль көнне дә алар шат...

Соңгы елларда онытыла барган бәйрәмнәребез яңадан кайта, йолаларыбыз яңартыла башлады. Шундыйларның берсе Май чабу бәйрәме. Балык Бистәсе районында Ури Чаллысы дигән авыл бар. Анда бары 50 гә якын кеше яши. Шулай да алар һәр дини бәйрәмне үзләренчә бөтен йоласын китереп, билгеләп үтәргә тырышалар. Менә 22 февраль көнне дә алар шат күңелле, матур итеп киенеп, чиркәү каршына бәйрәм мәйданына җыелды.

Инде икенче ел рәттән үрилеләр бөтен йоласын китереп бик зурлап Май чабу бәйрәмен үткәрделәр. Урамда кайнар коймак пешеп, хуш исле чәй кайнап торды. Күрше Бирдебәк авылыннан атларга утырып, клуб мөдире Евдокиягә ияреп кунаклар килгәч, бәйрәм тагын да җанланып китте. Алар халыкны бәйрәм белән котлады.

Атларга утырып Ури урамында кәтәйсә әйләнделәр. "Коймак" бәйгесе башланып китте. Коймакны иң тәмле итеп пешерүчеләрне җырлатып, биетеп бүләкләр тапшырдылар.

Һәркем күңелләре булганчы җырлады, биеде, милли уеннар уйнады, төрле эстафеталарда бик теләп катнашты, бүләк алды.

Бәйрәм ахырында бәйрәмнең иң төп йоласы "Җазыклар карачкысы" яндырылды. Кайткан кунаклар авылда узган бәйрәмне хозурланып, рәхәтләнеп күзәттеләр.

Бәйрәм кунакка йөрүләр, туганнар белән аралашулар, тәмлеләр белән сыйланып истә калды. Иң мөһиме элеккегедән калган йолалар яңартылды.

Галина ТОЛСТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев