Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Сәйтәклеләр шатлыгы

"Күп кенә авылларда, яшьләр калмыйча, балалар бакчалары, мәктәпләр, клублар ябылып килгәндә, Менделеевск районы Сәйтәк авылында, киресенчә, мәгариф, культура объектлары төзеп, халыкны авылга тартырга уйлыйлар", - дип язган идек "Туганайлар"ның бер санында. Хәбәр басылганнан соң, әллә ни күп вакыт та үтмәде - әнә сәйтәклеләр өр-яңа Үзәкне кабул итеп, символик ачкычлы да...

"Күп кенә авылларда, яшьләр калмыйча, балалар бакчалары, мәктәпләр, клублар ябылып килгәндә, Менделеевск районы Сәйтәк авылында, киресенчә, мәгариф, культура объектлары төзеп, халыкны авылга тартырга уйлыйлар", - дип язган идек "Туганайлар"ның бер санында.
Хәбәр басылганнан соң, әллә ни күп вакыт та үтмәде - әнә сәйтәклеләр өр-яңа Үзәкне кабул итеп, символик ачкычлы да булып куйганнар. Әлеге ачкычны аларга Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов үзе килеп тапшырган. Күп функцияле бу Үзәк 563 квадрат метр мәйданны били. Монда башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты урнашкан. Республика җитәкчесенең бүләк ләре моның белән генә чикләнми: башлангыч мәктәп өчен интерактив оборудование, медпункт өчен медицина приборлары, культура йортына - музыкаль инструментлар алу өчен, ул 300 меңлек (һәрберсенә 100әр меңнән) сертификатлар да тапшырган. Күп функцияле әлеге Үзәктә 15 балалык детсад, 15 укучыга исәпләнгән класслар, көненә 25 пациент кабул итәрлек медпункт эшли башлады. Ә культура йорты залы - 50 кешегә исәпләнгән. Әлеге төзелешкә 25 миллион сум акча тотылган. Күпфункцияле Үзәкне ачу тантанасында Рөстәм Миңнеханов түбәндәге сүзләрне җиткерде: "Авыл кешесе өчен мәктәп, балалар бакчасы, культура йорты кебек учреждениеләр булу бик кирәк. Без киләчәктә дә авылларны саклап калу өчен кулдан килгәннең барын да эшләргә тырышачакбыз. Рәхәтләнеп авылда яшәр өчен, сезнең авылыгызда хәзер бөтен мөмкинлек тә бар".
Сәйтәклеләрнең "Вконтакте" төркеме яшьләре сүзенә кушылып тагын: "Әйдәгез, бергә аралашыйк, авылларыбызның тормышын тагын да ямьләндерик", - дип тә өстисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев