Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Лариса Кибякова: «Булмый икән сездән» дигән сүзләре йөрәгемә бәрде

Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылы мәдәният йорты җитәкчесе Лариса Кибякованың «Керәшенчә марафон» кысаларында «Фольклор» темасына әзерләгән язмасы.

Мәдәният өлкәсендә 19 ел хезмәт стажым бар. 2004 елда Балык Бистәсе районының Кызыл Йолдыз лесхоз клубына житәкче булып эшкә кердем. Клубта ни гармун, ни аппаратура – бер нәрсә дә юк. Клуб утын белән җылытыла иде.

2010 елны районга чакырып китерделәр дә, керәшеннәр фестивалендә катнашырга кирәк, берәр керәшен җыры җырларсыз, киемнәр авылыгыздан табарсыз, диделәр. Икенче көнгә өйрәнеп килеп җырлап күрсәтергә куштылар.

Икенче көнне килдек. "Безгә мондый җыр кирәк түгел, – диде отдел культура начальнигы, – Булмый икән бу сездән", – дип кул селкеде дә, чыгып китте.

Директорыбыз Фирдания Гумаровна: “Кызлар сезгә ансамбль ачып авыл җырларыгызны өйрәнергә кирәк. Борчылмагыз, бу фестиваль киләсе елга да була, шунда катнашырсыз”, – диде. Юл буе мәдәният бүлеге җитәкчесе белән эчемнән ызгышып кайттым. "Булмый икән сездән" дигән сүзләре йөрәгемә бәрде. Шул вакытта үз-үземә сүз бирдем. "Молодцы, кызлар, булдырасыз" дигән сүзләрне ишеткәнче эшләрмен дидем.

Юл буе уйлап кайттым: нинди җырлар, нинди йолалар булган соң безнең авылда, дип. Үзебезнең туйны искә төшердем, анда бит әниләр җырлап, чемоданнар күтәреп кодалар ашын чыгардылар. Өйгә дә кайтмыйча, киттем туры кайнаналарга. Кайнанамнан биш куплет җыр язып алдым. “Туйда кодалар ашын чыгару” җыры иде ул. 

Шушы җыр белән 2011 елны Мамадыш шәһәрендә үткәрелгән “Туым Җондызы” фестивалендә катнашып, кызым 3нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Бу – безнең беренче дипломыбыз. Күлмәкләрне әнием авылдан җыеп бирде. Җырак әбинең туйларда акча җыйганда киеп йөргән киемнәре бар иде. Муенҗакаларны авылдагы әбиләрдән алып тордык. Шулай итеп, мин беренче тапкыр Геннадий Макаровтан "молодцы" сүзен ишетеп кайттым.

Шуннан инде ансамбль ачарга кирәк дип уйлап, шушы аш чыгару җыры буенча сценарий яздым.

Шушы йола белән 2012 елда Иске Казан Түгәрәк Уенында катнаштык, 3 дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән бүләкләндек. Бу вакытта "Рәхмәт, кызлар, молодцы" дигән сүзне Алсу Еникеевадан ишеттем. Ул безнең белән сөйләшеп китте, мәдәният институтына читтән торып укырга килергә кыстады. Шушылай итеп “Чулпы” ансамбле оешып китте.

"Туым җондызы"нда катнашу өчен балалар коллективы оештырырга тотындым. Лесхозда балалар әз, шуңа күрә Алан-Полян авылыннан да балалар кушып, “Раштуада слават әйтү” күренешен өйрәндек. Клуб салкын, Алан-Полянга репетицияга төшәбез, әниләрдә өйләрендә кабатлап өйрәндек.
Кызларга кияргә кием бар, ә малайларга – юк. Әнием күлмәкләр тегеп бирде. Шулай итеп "Халык театры" номинациясендә диплом алып кайттык.

2015 елдан Алан-Полян клубын да җитәкли башладым. Элек бу клубта “Алан” коллективы эшли иде, әбиләр картаю сәбәпле бу коллективны кабат җыя алмадым. Нишләргә? Ике клубның да эшен күрсәтергә кирәк – Алан-Полянда “Алан” балалар коллективы оешып китте.

Бүгенге көндә ике ансамбльдә дә ике авылдан да бик теләп катнашалар. К.Йолдызда –“Чулпы” керәшен халык фольклор ансамбле, Алан-Полянда “Алан” балалар коллективы гөрләп эшләп тора. Уңышларга ирешеп эшебездән тәм табып эшлибез. Репертуарыбызда 13 фольклор күренеш, 6 җыр бар. Бүгенге көндә ике ансамбль белән берлектә Т.Миңнуллинның “Гөргери кияүләре” этнографик комедиясен өйрәнеп мәш киләбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев