Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Комазан башы, Ылыя, Җөри авылларында керәшеннәр өй саен йөргән

Мамадыштан хат килеп төште...

Кечкенәдән Нардуганны күреп, Нардуганда йөреп үскән балалар бит без. Әле менә быел да бәйрәмебезне, бер яшьлектә, бер картлыкта дип, гөрләтеп, керәшен җыруларын урам буйлап җырлап, тын урамнарга ямьнәр кертеп уздырдык.

Шулай беркөн, Яңа ел якынлашканда, Мамадышта очрашып, хәл белешеп торганда Мамадыш районы Комазан башы авылында клуб директоры булып эшләүче Мария Андреева: “Әйдә быел Нардуганга кайтыгыз әле, бер бәйрәм итәрбез”, - диде. Инициативалы, сәләтле клуб директорына юкка гына Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен бирмиләр инде ул, күңелгә “корт” кертеп куйды бит. Җитмәсә, халык бик ярата бу бәйрәмне бездә, дип тә кызыктырды. Кайтып киттек бит Комазан башына, тәвәккәлләп. Узем кайтам, үз-үземне орышам: “Менә тиле дим, авылда әби-бабайлар гына калды инде, алар иртә ята, кем кертеп, җырлатып, биетеп утыртсын инде безне”, - дим. Шулай да киемнәрне әзерләдем, танытмаслык кыяфәт ясадым, вәгъдә бирдем бит Мариягә, киттек кайтып...

Без кайтуга Мария Ильинична табыннар әзерләгән, күршеләре җыелышкан, “Карендәшләр” фольклор группасына йөрүче Ольга, Зоя, Ирина, Матрена һәм башкалар әзерләнеп безне генә көтәләр. Без инде керәшеннең данлыклы пирмәнкәсе белән сыйланып, чәйләр эчеп, өсләрне танытмаслык итеп алыштырып, киттек чыгып Нардуганга. Анна, Николай кебек керәшен җанлы кешеләр кушылгач, тагын да күңеллерәк булып китте. Монда кеше бик кунакчыл, һәр йортның капкасы ачык, шикләрем таралды да куйды. Әйтерсең лә алдан белеп, безне көтеп торганнар. Менә шулай күңелле итеп, һәр йортка яхшы теләкләр теләп, үзебезнең дә, авыл халкының да күңелен күреп йөрдек. Эх күңелле соң, көлешәбез, хуҗалар әллә нинди сюрпризлар уйлап чыгарып тора... Күңел тагын да үсеп китте бит: “Әйдә, дибез, башка авылларга да чыгып керәбез!”

Киттек икенче көнне үземнең туган авылым Ылыяга... Барабыз урам буйлап җырлап, утлар кабына, тәрәзәгә башларын тыккан әби-чәбиләр күренә, кемдер шыгыр-шыгыр капка ача... Ишегалдында да, өйгә кергәч тә биибез, хуҗалар белән узыша-узыша такмак әйтешәбез... Үзебезнең керәшеннәр шул! Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын инде, шул хуттан Җөригә юл тоттык. “Эшебезне” авыл җирлеге башлыгы Елизавета Михайловалардан башладык. Аның каенанасы без кереп бәйрәм ясаганга аеруча сөенде бугай, Һәрберебезгә конфетлар таратып чыкты (без – “бала-чагаларга”). Тик болай гына түгел, теләкләр теләп: “Уңышлы, тыныч еллар булсын, сау-сәламәт торыек, илләр имин булсын”, - дип, иманнар укып озатып калды.

Бәйрәмне клубта дәвам иттек. Быелгы Нардуган яшь вакытларны-сабый чакны искә төшерде. Ничектер күңелләр сафланып, рәхәтләнеп калды. Бәйрәмнең яше-карты юк, йолаларыбызны югалтмаска иде.

Роза Галкина

 Мамадыш районы Мәдәният йорты методисты.


Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев