Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Колышчыда “Май чаптык”

Православие халкының "Май чабу" ("Масленица") бәйрәме җиткәндә, 1996 нчы елны, Кләүш авылы мәктәбендә эшләгән вакытта, мәктәп балалары белән берләшеп, шушы бәйрәмне бәйрәм иткән идек. Очрашкач, төрле вакыйгаларны искә төшергән вакытта укучыларым да, укытучылар да бу бәйрәмне искә алалар. Минем бу хәтирәләрнең яңаруына, күрше Колышчы авылында узган шушы бәйрәм булды. Масленица...

Православие халкының "Май чабу" ("Масленица") бәйрәме җиткәндә, 1996 нчы елны, Кләүш авылы мәктәбендә эшләгән вакытта, мәктәп балалары белән берләшеп, шушы бәйрәмне бәйрәм иткән идек. Очрашкач, төрле вакыйгаларны искә төшергән вакытта укучыларым да, укытучылар да бу бәйрәмне искә алалар. Минем бу хәтирәләрнең яңаруына, күрше Колышчы авылында узган шушы бәйрәм булды.

Масленица ("Май чабу") - борынгы славяннарда кышны озату бәйрәме булган, мәҗүсилек (күп Аллалык) чорыннан ук килгән. Соңыннан аны христиан чиркәве үз йоласына әйләндергән. Ул христианнарның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе.

Кышны алар рәхәтләнеп күңел ачып, "туйганчы ризык ашап" озата. Чөнки Май чабу атнасында җырлап һәм биеп кышны куарга, табигатьне уятырга кирәк. Шулай ук чиктән тыш күп ашау сорала. Бу - ел уңышлы һәм ризыклы булсын өчен шулай эшләнә. Быел ул 16 сыннан 22 нче февральгә кадәр дәвам итте.

7 көн дәвамында төрле уеннар оештырыла, кияүләр икенче әниләрен, әбиләре исә кияүләрен кунакка чакыра ("Әбигә коймакка" дигән төшенчә дә шуннан сакланып калган), яшь киленнәр дә өйләренә кунак чакырып, каенсеңелләренә бүләкләр бирә.

Бәйрәмнең җиденче көнендә кешеләр бер-берсеннән гафу сорый, туганнары, якыннары каберенә бара. Электән килгән бу гадәт хәзергә кадәр сакланган. Ихтирам күрсәтү йөзеннән, алар кабергә коймак куеп калдыра. Мунчага керәләр. Бәйрәм табыныннан калган ризыкны юк итәләр, савыт-сабаны яхшылап юалар. Ә яндырылган карачкының көлен кырларга сипкәннәр. Бу инде кыш язга урын бирә, дигән сүз. Ә шау-шулы бәйрәм атнасы 48 көнлек пост белән алмаша.

Түгәрәк коймак - кояш символы, ул Май чабу бәйрәменең төп атрибуты. Һәр гаиләдә бу көннәрдә коймак пешә. Бәйрәм атнасында хуҗабикәләрнең күбесе коймакны карабодай оныннан пешерә. Чөнки алар мамык кебек йомшак була.

Хәзер барысын бергә үткәреп җибәрәләр. Шулай да бу бәйрәмнәр бик матур оештырыла. Керәшеннәр - бәйрәм итәргә бик хирыс халык. Соңгы елларда рухи кыйммәтләр югала барса да, алар инде онытылып барган бәйрәмнәрен дә яңадан кайтара.

Колышчыдагы "Май чабу" бәйрәме дә, Апушева Людмиланың бу бәйрәм тарихы белән таныштыру белән башланып китте. Узган ел, идеяне шул авылның мөхтәрәм гаиләләреннән булган, Чебышевлар гаиләсенең өлкән кешесе Полина түти тәкъдим иткән була һәм үзе башлап та йөри. Быел да авыл халкы бик актив рәвештә аның тәкъдимен кабул итә. Башта икеләнүләр белән генә башланган бәйрәм, авыл халкын тулысынча биләп ала. Кайберләре милли киемнәрдән килеп, авыл халкын сокландыра. Хатын-кызларның күбесе җилкәләренә чуклы матур шәлләр ябынып килеп, бәйрәмгә бизәк өстенә бизәк өсти. Иң беренче булып, ат бизәлә. Кыңгырау таккан ат, ул көнне бәйрәм беткәнче, чанасына утырган өлкәннәрнең, яшьләрнең, балаларның берсеннән-берсе матур җырларын авыл өстендә яңгыратып йөртте.

Мәдәният йорты янындагы урамга өстәлләр чыгарып куела. Өстәл озак та тормый төрле-төрле ризыклар белән тула. Бәйрәмгә килгән бер генә кеше дә, күчтәнәчсез килми. Шунда ук, Полина түти әзерләгән әче коймак камырыннан, кап-кайнар коймакларны, килене Галина пешереп, бәйрәм кунакларын сыйлый тора. Аңа Рая Трушева белән сеңлесе Анастасия Мукашева дә кушыла. Полина түти бәйрәм оештыру белән шулкадәр мәшгул була ки, хәтта үз коймагын да авыз итәргә җитешми кала. Уңган хатыннарның коймаклары тел йотардай булганлыктан, пешкән берсен, телләре өстенә салып, рәхмәт укый-укый күз йомганчы юкка чыгарып баралар. Яннарында кайнап торган самавыр чәе дә парларын бөркеп утыра.

Үзләренең милли киемнәре һәм гармуны белән төшкән Усачевлар бәйрәмгә җан кертеп җибәрүчеләрнең берсе. Борисның бармаклары тальян төймәләрен биетеп кенә торды. Тормышчан такмаклары да халыкны шактый җанландырып җибәрде.

Бәйрәм, төрле-төрле уеннары белән дә кешене җыйганнан җыя барды.

Полина түти, шундый уеннардан бер борынгы уенны искә төшереп, халыкны шаккаттырды. Ул аяк көрәштерү уены икән. Ике кеше бергә карга яталар һәм куллар белән бер-берсен эләктерәләр, яки яткан килеш култыклашалар. Команда белән берсе сул, икенчесе уң аягы белән бер-берсен җиңәргә, көндәшен аяк белән эләктереп үз ягына алып атарга тиеш була. Монда да Полина түтигә тиңнәр табылмый. Авыл халкы сөйләвенә караганда, алар әле өйгә кайткач та аяк көрәштерү белән мәшгул булганнар.

Быел, керәшен күлмәкләреннән киенгән төрле-төрле курчаклар күргәзмәсе дә халыкны үзенә тартты. Бу күргәзмәне Максимова Валентина әзерләгән. Ул курчакларга күлмәкләрне үзе тегә икән.

Традиция нигезендә, бәйрәм соңында, барлык халык җыйналып, менә инде икенче ел Валентина һәм Василий Максимовлар әзерләгән карачкыны яндыралар. Халык карачкыны уртада калдырып, түгәрәкләнеп баса. Ул янган вакытта милли җыруларын җырлап, түгәрәк уены уйнала.

Бәйрәмгә Түбән Сон җирле үзидарә башлыгы Гафиятуллин Равил дә төште. Ул үз исеменнән һәм авыл халкы исеменнән үзенең бу бәйрәмдә алган кичерешләре белән уртаклашты. Аны оештыручы Полина түтигә, Усачевлар гаиләсенә, аларны хуплап алып, аларга ярдәм иткән авыл халкына рәхмәтен җиткерде. Бәйрәм булуны ишеткән, башка җирләрдә гомер итүче туганнары һәм балалары инде киләсе елга кайтып, бәйрәмне киңрәк күләмдә үткәрергә ярдәм итәчәкләрен хәбәр иткәннәр. Авыл халкының кайсын гына күрмә: "Рәхәтләнеп ял иттек!" - диләр.

Бу бәйрәмдә барысы да шат,
Ай-кояштай йөзләре.
Керәшеннәр - җыручы зат,
Җырда әйтә сүзләрен.

Җырлыйк әле, әй, туганнар,
Безне бар да күрсеннәр.
Май чабуны бәйрәм итә
Керәшеннәр, дисеннәр.

Һәр ел саен Май чабуны
Бәйрәм итеп тугайда,
Җырлап-биеп күңел ача
Керәшеннәр бу айда.

Раиса Муллахметова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев