Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

“Кәләем” “Берлинны алган”

Быел тарихта икенче тапкыр Европа Сабантуе үтте. Ул Берлинда узып, анда Казан артистлары һәм 80 кешедән торган Әлмәт үзешчәннәре катнашты. Алар арасында Әлмәттә яшәп-эшләп ятучы "Кәләем" керәшен фольклор ансамбле дә бар иде. Әлеге Сабантуйны Татарстаннан Европага күчеп китеп, бүгенге көндә дә шунда яшәүче Венера Вагизова оештыра икән. Былтыр ул Рига...

Быел тарихта икенче тапкыр Европа Сабантуе үтте. Ул Берлинда узып, анда Казан артистлары һәм 80 кешедән торган Әлмәт үзешчәннәре катнашты. Алар арасында Әлмәттә яшәп-эшләп ятучы "Кәләем" керәшен фольклор ансамбле дә бар иде.

Әлеге Сабантуйны Татарстаннан Европага күчеп китеп, бүгенге көндә дә шунда яшәүче Венера Вагизова оештыра икән.

Былтыр ул Рига шәһәрендә узган. "Кәләем"леләр анда да барып кайткан булганнар. "Әле ике тапкыр белән генә чикләнеп калырга җыенмыйбыз! Ходай кушып, чакырсалар, киләсе елга Франциягә дә барабыз, - ди шатланып, ансамбль җитәкчесе Валентина Долгова. - Бәйрәм бик күңелле узды. Үзгәреп торучан һава торышы гына куркытты бераз. Ләкин бәйрәм настроениесен берни белән дә бозып булмый. Зурлап каршы алдылар, кунак иттеп озаттылар. Бер төркем әлмәтлеләр белән Сарман кызы да килеп чыкты яныбызга. Алар инде күп еллар монда яшиләр икән, Татарстаныбызны бик сагынуларын да әйттеләр".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев