Туганайлар

Каз-Чаллыда Май чаптылар

Соңгы елларда Май чабу бәйрәмен авыл белән җыелып уздыру йоласы Керәшен авылларында да модага кереп бара. Инде өч ел рәттән Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылы җирлегендә әлеге бәйрәм бөтен йолаларына туры китереп уздырыла башлады. Моңа кадәр телевизордан карап кына күзәткән бәйрәмне хәзер бөтен авыл белән көтеп алалар. Бу көнне...

Соңгы елларда Май чабу бәйрәмен авыл белән җыелып уздыру йоласы Керәшен авылларында да модага кереп бара.

Инде өч ел рәттән Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылы җирлегендә әлеге бәйрәм бөтен йолаларына туры китереп уздырыла башлады. Моңа кадәр телевизордан карап кына күзәткән бәйрәмне хәзер бөтен авыл белән көтеп алалар. Бу көнне туган авылларына чит шәһәрләрдә-авылларда яшәүче туган-тумачалар, дуслар гына түгел, ә күрше-күлән авыллардан да бәйрәм күрергә җыелалар.

Быелгы бәйрәмне дә авыл халкы гөрләтеп уздырды. Мәйданның урыны елдагыча мәдәният йорты каршында. Янәшәдә генә озын тау, күңелең булганчы чана шуарга була. Бәйрәм башыннан ахырына кадәрле җыр-моң белән үрелеп барды. Халыкның күңелен инде күп еллар дәвамында авылның горурлыгы булып торган үзешчәннәр күтәреп торды. Көне дә матур, җитмәгәненә бәйрәм атмосферасы, моңаеп утырырга бердә ирек бирмәде.

Авылның әбиләре дә бәйрәмгә килмичә кала алмады. Килмичә мөмкин дә түгел, урыннары һәрвакыт түрдә, үзләре сый-хөрмәттә алар, өстәвенә уеннарны күзәтеп көч биреп утырганда үзләре дә яшьлекләренә кайткандай булып китәләр.

Уеннарга килгәндә беркем дә читтә калмады. Яше дә карты да бергәләп көч сынашты.

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, ир егетләребез өчен махсус уеннар да каралган иде. Шуларның берсе ярдәмендә, мылтыктан иң төз атучыны билгеләделәр. Шулай ук авылның иң өлкән чаңгыда шуучысын ачыклау өчен конкурс та узды. Әлеге исемгә, инде күп еллар дәвамында үз куллары белән ясаган чаңгыда җилдертүче Аркадий Степанов лаек булды. Ул һәр көнне диярлек, чаңгы дусты белән урман буйларын бер шаулатып төшә һәм шуннан тәм табып, дәртләнеп яши.

Бәйрәм башыннан кайнар да, тәмле дә коймаклар пешеп өстәлгә тарала торды. Аларның хуш исеннән һәркемнең борыны кытыкланып торды. Өйдә пешергән коймак ул кадәрле тәмле дә булмый кебек, ә урамда, ачык һавада җырлап-биеп пешергән коймаклар шулкадәрле телеңне йотарлык булып уңалар. Шуңа да аның тәме авызда икенче Май чабуга кадәр саклана торгандыр.

Елда авыл халкы алып килгән тәм-томнардан мул табын әзерләнә. Һәркем аннан авыз итеп ләззәтләнеп күңел ача.

Ахырда күңелле мизгелләрнең берсе Май чабу карачкысын яндыру булды. Ә карачкы янган арада җыелган халык бер-берсе белән кочаклашып, гафу сорап кичереште. Менә нәкъ тә шушы моменты ошый да инде миңа әлеге бәйрәмнең. Әгәр бу күңелле бәйрәм булмаса, халык тагы кайда шулай җыелып чын күңелдән гафу сорашып, кичерешер иде.

Бу бәйрәм бер башланган икән, аны туктатырга ярамый. Ел саен җыелып йолаларына туры китереп уздыруга ни җитә! Киләсе елларда Май чабу тагы да күңеллерәк һәм онытылмаслык булып узар дигән теләктә калам.

Олы уразалар белән, Карендәшләр!

Надежда ТОКРАНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: