Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Кайтып килә балыкчы...

Быел Балыкчылар көне 12 июльгә Питрау көненә туры килә. Бәйрәм өстенә бәйрәм, димәк. Балыкч ылык хуҗалыгында эшләүчеләр саны әллә ни күп булмаса да, бу бәйрәмне бер генә төбәктә дә игътибарсыз калдырмыйлар. Ул, профессиональ бәйрәм буларак, 1980 елдан бирле билгеләп үтелә. Июльнең икенче атна көн профессиональ һәм һәвәскәр балыкчыларны, аларның семьяларын,...

Быел Балыкчылар көне 12 июльгә Питрау көненә туры килә. Бәйрәм өстенә бәйрәм, димәк. Балыкч ылык хуҗалыгында эшләүчеләр саны әллә ни күп булмаса да, бу бәйрәмне бер генә төбәктә дә игътибарсыз калдырмыйлар.
Ул, профессиональ бәйрәм буларак, 1980 елдан бирле билгеләп үтелә. Июльнең икенче атна көн профессиональ һәм һәвәскәр балыкчыларны, аларның семьяларын, төрле кызыклы бәйгеләрне, шоуларны яратучыларны әлеге бәйрәмгә җыя. Бу көнне иң эре, иң кечкенә, иң күп балык тотучыны ачыклыйлар. Иң тәмле уха да шушында пешә. Монда балыкчылар турындагы дәмәкләр сөйләнә, такмаклар җырлана, уен­көлке оештырыла. Һәркем рәхәтләнеп күңел ача.
Ветеран журналистыбыз Валентина Максимованың ире - Василий да балыкчы. Һәвәскәр, дияргә, тел бармый (кышын, язын, көзен, җәен Бүрсет буена йөри), профессио наль балыкчы, дисәң, дөреслеккә туры килми - балык тоткан өчен акча түләмиләр үзенә. Һәвәскәрме­түгелме - чып­чын балыкчы инде. Валентина Петровна аны көн дә: "Кайтып килә балыкчы, чиләгенә бер бакчы", - дип каршы ала. Үзләренең песие дә, шул тирә күрше­күләннекеләр дә, "мияу"ларын җырлап, серенада белән каршылыйлар аны.
Балыкның төрле размерлылары эләгә үзенә: өч­дүрт килолылары да, бармак чаклылары да. Беренчесенә семьядагылар сөенсә, икенчеләренә тавыклары сөенә. Андыйлары күбрәк эләксен, дип, көне буе теләк теләп, "җырлап" йөриләр, ахрысы әле.
Мин кадрга төшергән көн - Василийның иң уңышлы көне булмаса да (балыкның иң зуры дигәне, кармакны өзеп, суга төшеп киткән иде), ул тоткан амурдан пешерелгән ризык телеңне йотарлык иде. Мамадыш районы Колышчы авылында яшәп, көн дә балыкка йөрүче Василийдан һәм балыкчы хатыны Валентинадан балык әзерләү буенча берничә рецепт та сорадык. Рәхәтләнеп бүлештеләр...
Язып алды: Мария МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев