Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Иванай авылында чиркәү төзелеп беткән

Казаклар Чаллысы авыл җирлеге башлыгы 2021 елда башкарылган эшләр турында сөйләде

Иван АНАНЬЕВ, Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авыл җирлеге башлыгы:

– 2021 елда Үри һәм Бирдебәк авылларын сулы иттек. Үзара салым акчасына проект ясатып, “Чиста су” дәүләт программасы буенча яңа трасса белән һәрбер йортка чишмә суы керде.

Иванай авылында чиркәү эшләнелеп бетте. Чиркәүне мәрхүм Александр Баширов күтәргән иде. Чиркәү төзелешенә җирле инвестор, “Кулон” җәмгыяте генераль директоры Альберт Фәхретдинов алынды. Иванайлылар да зур ярдәм күрсәтте. Күрше авыллар да акча җыеп бирделәр. Хәзерге вакытта чиркәүнең эче эшләнелеп бетте, җылылык, ут кертелде. Иконостасның ясалуын көтәбез.

Үзара салым акчасына җирлеккә кергән дүрт авылны да юллы иттек. Һәрберсенең юлларына таш җәелде. 2022 елда Бирдебәктә яңа клуб өчен проект ясаячакбыз. Шунда ук модульле фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. Иванай белән Казаклар Чаллысы авылларында су проблемасы бар. Икенче елга Казаклар Чаллысында яңа су станциясе урнаштырырга исәплибез.

Авылда яшәүче кешеләрнең тормышы җиргә бәйле. Бездә игенчелек белән шөгыльләнә торган дүрт фермерлык хуҗалыгы бар. Казаклар Чаллысы һәм Иванай җирләрен “Кулон Агро” хуҗалыгы эшкәртә. 2021 елдан аермалы буларак, киләсе ел безгә уңышлар китерсен, яңгырлар вакытында яусын иде. Яңа елда бар кешегә дә сәламәтлек һәм бәхет телим!

Фото: tatmitropolia.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев