Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Дүсмәттә Яңа ел бал-маскарадында дуңгызлар биеткәннәр - фото, видео

Мамадыш районы Дүсмәт авылында да Яңа елны матур каршы алдылар

31 декабрь көнне халык авыл мәдәният йортына Бал-маскарадка җыелды. 

"Чыршы тирәли әйләнеп, баян һәм гармунга яшь чакта җырлаган җырларны башкардык, инде онытыла барган биюләрне яңарттык. Кыш бабай белән Кар Кызы да килеп авылдашларга бүләкләр өләште. Бәйрәм тематик сценарий белән үрелеп барды: юморы да, могҗизалары да күп булды. Авылның "Җиңгәчәйләй" халык фольклор ансамбле солистлары бигрәк тә актив булды. Алар 2019 ның символы - Сары Дуңгызлар булып киенеп, авылдашларга Яңа елда бәхет, саулык теләделәр. Чегән хатыннары, пәри кызлары булып та матур чыгыш әзерләгән идек", - дип хәбәр итте мәдәният йорты директоры Мария Петрова. 

"Элек Бал-маскарадка бик күп кеше костюмнар киенеп чыга иде. Хәзер мондый күңелле күренеш сирәгәйде. Шулай да, бәйрәмнең яме китмәде. Кызыклы уеннар белән төнге 11гә кадәр ял иттек",- ди Мария Петрова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев