Туганайлар

Чишмәне зурладылар

19 январь көнне владимирлылар Качману бәйрәменә җыелды. Әле мондый Качману беренче тапкыр бу авылда. Юк, беркайчан да кач манмыйча калмадылар калуын. Ләкин "Салкын кое" чишмәсендә бөтен авыл халкы җыелып, шәһәрләрдән авылдашлар кайтып, кайнар чәй эчеп, учаклар ягып бәйрәм ясап, священник чакырып - болай беренче тапкыр. Чишмә янына "өй җиткереп" куйганнар,...

19 январь көнне владимирлылар Качману бәйрәменә җыелды. Әле мондый Качману беренче тапкыр бу авылда. Юк, беркайчан да кач манмыйча калмадылар калуын. Ләкин "Салкын кое" чишмәсендә бөтен авыл халкы җыелып, шәһәрләрдән авылдашлар кайтып, кайнар чәй эчеп, учаклар ягып бәйрәм ясап, священник чакырып - болай беренче тапкыр. Чишмә янына "өй җиткереп" куйганнар, нәкъ менә Качману көнне коеныр өчен урын да көйләгәннәр.

Ә чишмәне зурлауның үз тарихы бар икән. 1985 нче елның 13 ноябрендә Петров Василий дәдәй авылдашлары белән урманга агач әзерләргә бара. Эш бетә дигәндә генә, өстенә агач төшә, яшәү белән үлем арасында кала. Район больницасында катлаулы операция генә алып кала Василий дәдәйне. Наркоздан айныр-айнымас вакытта да, йоклаганда төшендә дә гел Владимирның чишмә юлларыннан "йөри" ул. "Эх, исән-сау терелсәм, чишмәләрне карап торыр, рәткә кертер идем",- дип адарына ул. Ярты ел үтүгә, 1986нчы елның май аенда үзенең 3 улын ияртеп, Тау арты чишмәсенә китә. Эссе көннәрдә көтүчеләрнең су эчеп, хәл ала торган чишмәсе ул. Алар аны уңайлы итеп ясап куялар, янына топольләр утырталар. Менә шуннан китә дә инде… Бүген Бәчли дәдәйнең 10лап чишмәсе бар: басмасын көйләү, юлчыларга уңайлы итеп улак куюдан күңел тынычлыгы алып яши ул.

"Салкын кое" чишмәсен Качману урыны итеп ясау турындагы уе берничә ел рәттән үзебезнең районның Әжмәк авылына шушы олы бәйрәмгә барганнан соң туа. 75 яшьтән узган Бәчли дәдәй январьның 19-ы көнне бер дә суга кермичә калмый. Туганнанары Александр, Анатолий Аксаковлар кайтканда шушы мәсьәләне кузгатып карый. Аларга күп су сыешлы ёмкость кирәклеген әйтә. 3 центнер авырлыктагы олы су бочкасы Казаннан "кайтып та җитә". Озакламый Бәчли дәдәйнең ниятен тормышка ашырырга Пасыев Динар, Малов Алексей, Бахрова Евдокия, Сапурин Сергей, Бачков Владимир кебек спонсор егетләр булыша. Эшне оештыруда җирле үзидарә председателе Альмир Зыятдинов та ярдәмгә килә. Качны Петков Владимир ясый, агач эшләрен Долгов Павел, Абдряшев Михаил, Ибетеев Николай, Ибушев Михаиллар (авылда икәү алар), Ильин Сергей, Кучтраев Виталий, Нислин Владимирлар булдыра. Кыерлыдан сварщик егетләр Сабирҗанов Илшат белән Сабирҗанов Рәүф булыша. Бәчли дәдәйнең үз малайлары турында әйтеп тә торасы юк инде, кранын да табалар, башкасын да. Макаров Анатолий, Попов Николай кебек "кияү егетләре"н дә оста файдалана алар. Лиза түти Уряева "чишмә өе"нә чиккән тәре ялъяпкычы элеп куя.

Теге 3 центнерлы бочканың да "үз тарихы" бар әле биредә. Тыкрыкта ята торган бу галәмәт зур "бассейн"ны чишмә буена төшереп урнаштыру зур көч сорый торган эш була. Анысы да үзеннән-үзе хәл ителә тагын. Тракторга беркеткәндә ычкынып китеп, 120ләп метр араны тәгәрәп төшә, нәкъ алдан әзерләнгән чокырга төшеп утыра ул. Үз күзләренә ышанмый бер-берсенә карашып торган ирләр аптыраудан көлешеп җибәрә. Җайлыйсы-көйлисе, туры китерәсе дә булмады бит!

Менә шушындый "тарих"лы чишмә Качману көнендә үз янына җыйды халыкны. Урманчи авылыннан священник Александр Ворошилов килеп, суны аруландырды, иман укыды. Теләгән кешегә чиркәү әйберләре сатып алырга да мөмкинлек булды. Иман җырлаучы кызлары чишмә буен изге авазга күмде.

15ләп ир-егет аруландырылган суда коенып чыкты. Өстәлдән кайнап торган самавырын да, тәм-томын да авыл халкы үзе "кыстырып" килгән. Күңелләр сафланып, җан тынычланып, йөрәккә рәхәтлек бирә торган бәйрәм булды бу.

Лидия Пасыева,

Мамадыш, Владимир.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: