Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Часовнялы буласыбыз килә!

Авыл хуҗалыгы тармагында үзгәрешләр чоры булып алды. Ни өчендер ул үзгәрешләр уңай якка борылмады. Авыллар өчен, дип әйтүем. Шулай да авыллар таркалмады, бетмәде. Безнең Балык Бистәсе районы Алан­Полян авылы кешеләре дә (кырыкка якын хуҗалыгы гына булса да), кемдер килеп ярдәм итәр, дөньяны үзгәртер дип көтеп ятмыйлар. Үз көчләренә ышанып, күрше-­күләнгә...

Авыл хуҗалыгы тармагында үзгәрешләр чоры булып алды. Ни өчендер ул үзгәрешләр уңай якка борылмады. Авыллар өчен, дип әйтүем. Шулай да авыллар таркалмады, бетмәде. Безнең Балык Бистәсе районы Алан­Полян авылы кешеләре дә (кырыкка якын хуҗалыгы гына булса да), кемдер килеп ярдәм итәр, дөньяны үзгәртер дип көтеп ятмыйлар. Үз көчләренә ышанып, күрше-­күләнгә таянып, тормыш арбасын тартып, авылның киләчәген, бүгенгесен кайгыртып, матур гына яшәп яталар. Күл буен төзекләндерү, авылга асфальт юл кертү, милли бәйрәмнәрне матур итеп, җиренә җиткереп үткәрү турында мин инде яраткан газетабыз битләрендә язып та чыккан идем.
Газета аша зират коймасын төзекләндерүдә дә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән идем. Шөкер, авылдашларым бик актив катнашып, зират коймасын тиз арада эшләп тә чыктылар. Барысына да чын күңелдән зур рәхмәт белдерәсем килә. Әлеге мөрәҗәгатьне бастырып чыгарганнары өчен - редакция коллективына да рәхмәтем чиксез. Читтә яшәүче авылдышларым барын да, нәкъ менә "Туганайлар" газетасыннан укып белгәннәр.
Әле шушы көннәрдә авылдан янә шатлыклы хәбәр килеп иреште. Авылдашларыбыз бик зур, изге һәм кирәкле эшкә тотынырга торалар икән. Авылда часовня җиткерергә җыенып йөриләр. Әйдәгез, әлеге изге эштән читтә калмыйк, көчебездән килгәнчә үз өлешебезне кертик. Хөрмәтле авыл халкы, читтә яшәүче авылдашларыбыз! Шушы олы эшне башкаруда акчалата, төзелеш материаллары белән ярдәм итүегезне сорыйбыз.
Реквизитлар:
Банк получателя \
Доп.офис N8610/0945
Кор/счет банка 30101810600000000603
БИК 049205603
Счет получателя 42307810462120384424
КИБЯКОВА ЛАРИСА АЛЕКСЕЕВНА
Элемтә өчен телефон: 89172413308.
Анна ИЛЬИНА, Питрәч

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев