Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

БЕЗНЕҢ ИЛ – РӘХӘТЛӘНЕП ЯШӘР ҖИР

Мамадыш районы Владимир авылын барып күргәч, керәшеннәрнең танылган "Безнең ил" җыруын шулай үзгәртеп җырласы килә. Владимирлылар үзләре бу чуттан: "Бик матур җир, рәхәтләнеп яшәргә була, тик юлсызлык кына рәхәтне михнәткә әйләндерә шул", - дип шаярттылар. Җыруларындагы челтер чишмәләре, илгә танылган сандугачлары, оста чаңгычылары, тырыш, эшчән кешеләре булган Владимир авылы да...

Заманында меңәрләгән баш сарык утлап йөргән болын, тауларда бүген билдән печән. Йөзәрләгән тана, сыеры булган фермалар ябылган, авылда эшсезлек! Шуңа күрә яңа гаилә корып авылда калучылар юк диярлек. Мәктәпкәчә һәм мәктәптә укучы 50гә якын бала бар. Хуҗалыклар санына карасаң, кечкенә дә түгел, 104 хуҗалык авылны өч чакрымга сузган. Бүгенге көндә күпчелеге пенсия яшендәгеләр булып, барысы 304 кеше исәпләнә.

Пай җирләре кеше башына 4,18 гектардан бүленгән һәм күпчелекнеке шәхси инвесторга тапшырылган. 3-4 кеше генә үз җирләрен фермер хуҗалыгы булып эшкәртәләр икән.

Авыл тулысы белән газлаштырылган, өйләргә су кергән. Бөтен авылга ике кибет эшли.

Саннар сызлаганда, тән авыртканда беренче ярдәм алырга фельдшерлары да бар. Ә менә җанга дәва кирәктә, уй-күңелләрне җазыклардан чистартырга барыр җирләре ерак, иң якыны - Албай чиркәве. Ә бит кайчандыр үз чиркәүләре булган, бүген анда клуб...

Владимир авылында бер престоллы агач чиркәү 1890-1893 елларда төзелә. Аның архитекторы Н.Ф.Малиновский була. Ике яруслы чаңныгы һәм дүрт чаңы булган бу чиркәү Стахеев комитеты һәм Синодның матди ярдәменә һәм шулай ук аерым кешеләр акчасына җиткерелә. Чиркәү өчен акча җыю, төзелеш барышын күзәтүдә беренче настоятель (1889-1897 еллар) Семен Гаврилович Гавриловның өлеше зур була. Аннан соң 1912 елга чаклы Александр Александрович Миропольский священник булып тора. Тәре йөртү (Крестный ход) Пасха көнне, Изге Троица бәйрәмендә (престол бәйрәмнәре) һәм Косьма-Дамиан көннәрендә узган. Шулай ук чәчү алдыннан һәм корылык булганда да тәре йөрткәннәр. Ачылганнан бирле керәшенчә келәүләр барган Изге Троица чиркәве утызынчы елларда ябыла, бүгенге көндә авыл уртасында үзгә агач архитектура үрнәге булып, клуб хезмәтен үти. Борынгыларның осталыгына, эшләрен тиешенчә, гомерлек итеп башкарганнарына сокланмый ни диярсең?! Үз чиркәүләре төзелгәнче владимирлылар Берсут приходына (Урманчы) йөргәннәр һәм, статистик мәгълүматларга караганда, 1866 елда авылда 239 ир-ат, 287 хатын-кыз яшәгән. Ә 1891 елда Владимирда 116 хуҗалык булып 356 ир-ат, 381 хатын-кыз яшәгәне билгеле. Кеше башына ике дисәтинә имана җире булган, җирсезләр юк. Авыл халкының матди хәле уртача дип күрсәтелә, читкә чыгып эшләүчеләр булмаган. Халык игенчелек һәм умартачылык белән шөгыльләнгән. Тирә-яктагы юкә урманнарының күп булуыннан файдаланып, халык юкәдән кап суккан, сатарга утын кисеп ярган, мунчала төшергән, имән такталар ярган.

Владимирда бу чорда ике мәктәп булган. Изге Гурий Туганлыгы 1869 елда авылда ир балалар өчен мәктәп ача. 1899 елда анда 36 малайны Колышчы авылыннан килгән, үзәк керәшен мәктәбен тәмамлаган Иван Матвеевич Усачев укыта.

Кызлар өчен мәктәп 1897 елда ачыла һәм 1899 елда анда 21 кыз бала белем ала. Укытучылары Чиябаш авылы кызы Параскева Захарова була. 1899 елда Владимирда 143 хуҗалык булып, 426 ир-ат һәм 441 хатын-кыз яшәгәне билгеле.

1865 елны Владимир авылында Василий Тимофеев та булып китә. Ул анда айга якын яшәп, халык белән аралаша. Казан Үзәк керәшен мәктәбендә укучы ир балалар белән халыкка керәшенчәгә күчерелгән иман кенәгәләреннән өзекләр укып күрсәтәләр, мәктәп турында сөйлиләр. Керәшенчә букварь белән таныштыралар. Бу очрашу нәтиҗәсез калмый, тора-бара Владимир авылыннан шактый малай-кыз Үзәк Керәшен мәктәбен бетереп, үзләре дә төрле җирләрдә балалар укыталар яисә приходларда священниклар булалар.

В.Тимофеев көндәлекләрендә Владимир авылында булганын да язып үткән. Кайбер өзекләрен укучыларыбызга да җиткерәсебез килә.

"...Владимiрова - большая деревня, въ глуши, свободная отъ влiянiя русскаго и татарскаго. Грамотныхъ тамъ нетъ вовсе никого: значитъ, жители тамошнiе остаются при старинныхъ шаманскихъ суеверiяхъ...

...Это большая деревня, въ ней есть дворовъ семьдесятъ, и живутъ все старокрещеные татары. Отъ приходскаго своего села она стоитъ верстахъ въ пятнадцати; кроме запада, со всехъ ея сторонъ лежатъ татарскiя деревни, верстахъ въ 4, 6 и т.д. И съ татарами они имеютъ постоянное сношенiе. А все-таки магометанство не имело на нихъ никакого влiянiя, особенно на мущинъ; потому, быть может, не привилось къ нимъ магометанство, что они весьма сильно еще держатся своихъ древнихъ обрядовъ и кереметей.

...Когда мы въехали въ деревню Владимiрову, попалось намъ на встречу много женщинъ, одна за другой; оне несли въ рукахъ чашки, покрытыя салфетками. Я спросилъ своего проводника: что это такое у васъ было? Онъ ответилъ: сегодня у насъ женщины совершаютъ моленье объ урожае кудели, льна, конопли и т.п. - Какъ же совершаютъ? просилъ я. - А вотъ какъ. Бабы утромъ советуются и согласятся между собою; а около обеда искупаются въ реке, наденутъ чистое белье, потомъ всякая несетъ въ чашке муки, яицъ, коровьяго масла и варятъ изъ всего этого сборного матерiала болтушку. И молятся о кудели. Тутъ собирается весъ женскiй полъ, а мужчинъ не бывает. Сядутъ и едят болтушку; оставшееся несутъ въ чашкахъ домой, чтобы домашнiе также поели моленной болтушки…

…После обеда, съ двумя мальчиками, я отправился на гору, отстоящую отъ деревни верстахъ въ двухъ. На горе прежде былъ лесъ, теперь же она обращена въ поля и пашутъ, но впрочемъ лесъ не весь еще разчищенъ. На той горе есть источникъ, а недалеко отъ источника, саженяхъ въ 80-ти, небольшая возвышенность, или бугорокъ четверти въ три вышины. Я пришелъ туда по разсказамъ жителей деревни. Они говорятъ, что этотъ бугорокъ каждого дно поднимается по немногу, какъ будто растетъ; назадъ тому летъ 30 всего было будто на четверть. По этому думаютъ, не похороненъ ли тутъ какой угодникъ (аулiя). Тамъ приносятъ жертву о хлеборожденiи: режутъ Белаго быка, варятъ мясо и кашу, и собравшись на источникъ, едят мясо и кашу. И магометане приходятъ на это место, делають свои намазы (молитвы). Объ источникъ говорятъ, что въ немъ - вода вечности (т.е. живая вода). Я прежде всего услышалъ это отъ Андреевой матери. Какъ такъ вода вечности? Спросилъ я. А ты разве не знаешь? Отвечала она. Когда Богъ сотворилъ мiръ, Онъ сотворилъ и воду вечности; еслибы мы ее пили, не умерли бы во веки. Но до насъ дьяволъ пилъ эту воду, и мы уже пить ея не можемъ, а потому и умираемъ. Я ей на это сказалъ, что дьявол не пьетъ и не естъ, потому что онъ тела не имеетъ такого, какъ у насъ. А что мы умираемъ, такъ это вотъ как было; и разсказалъ ей о преступленiи нашихъ прародителей въ раю. А одна старуха разсказала мне, что въ прежнiе годы, на ея памяти, пили изъ этого источника, и все было хорошо, но теперь не велятъ ворожеи ни пить ни брать воды изъ него, - говорятъ, что испортишься. Многiе, изъ уваженiя къ этому источнику, бросаютъ въ него крупы съ сольё, а иные даже гроши…"

Менә шулай тарихка кереп калган Владимир авылын хәзерге буын да исәптән төшерми. Авыл үзеннән чыккан асыл затлары белән дә горурлана ала: Ленин ордены кавалеры, Татарстанның атказанган укытучысы Фрол Алексеевич Тупаев; Татарстанның атказанган укытучысы - Марина Афанасьевна Данилова; Татарстанның атказанган табибы - Евдокия Афанасьевна Данилова; хатын-кызлар арасында бердәнбер Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран укытучы - Анна Григорьевна Григорьева, Татарстанның халык артисты - Георгий Мифодиевич Ибушев; СССРның чаңгы буенча спорт мастеры - Анна Михайловна Романова; Татарстанның атказанган урманчысы - Афанасий Михайлович Данилов; Әфганстан җирендә ятып калган авылдашлары, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры - Иван Михайлович Даниловлар матур эшләре, кылган игелекләре белән тарих битләрен тулыландыруны дәвам итәләр.

Күрсәтелгән мәгълүматлар түбәндәге кнәгәләрдән алынды:

- Историко-статистическое описание церквей и приходов Казанской епархии. Выпуск VI. Мамадышский уезд, сведения до 1900 г. Типография императорского университета, Казань. 1904 г.

- Казанская центральная крещено-татарская школа. Типография В.М.Ключникова, Казань. 1887 г.

Белешмә

Владимир авылы, Мамадыш районында, район үзәгеннән 46 км көнбатыштарак, Бөрсет елгасының сул кушылдыгы буенда. 18 йөздә нигез салына. 1989 елда 478 кеше, 2000 елда 390 кеше яши. Халкының төп шөгыле - игенчелек, терлекчелек. Тулы булмаган урта мәктәп. Клуб. Троица чиркәве - 19 йөз ахыры архитектура истәлеге.

«Татар энциклопедия сњзлеге», Казан, Татар энциклопедиясе институты, 2002 ел. 146 бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туганайлар Керәшеннәр Владимир авылы