Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Авылым уңганнары

"Яшиләр ди өч баҗай, Белмиләр, ди, һич нужа..." Юк, юк! Алай түгел, бу сүзләрне икенче төрле җырларга кирәк: "Яшиләр ди өч Юрий, Авылыбыз данын зурлап..." Язмам туган авылым Яңа Усының уңган, булган өч ир-аты, өч Юра турында. Алар - Кондратьев Юрий Николаевич, Кондратьев Юрий Иванович һәм Григорьев Юрий Алексеевичлар. Тормышларын,...

"Яшиләр ди өч баҗай,

Белмиләр, ди, һич нужа..."

Юк, юк! Алай түгел, бу сүзләрне икенче төрле җырларга кирәк:

"Яшиләр ди өч Юрий,

Авылыбыз данын зурлап..."

Язмам туган авылым Яңа Усының уңган, булган өч ир-аты, өч Юра турында. Алар - Кондратьев Юрий Николаевич, Кондратьев Юрий Иванович һәм Григорьев Юрий Алексеевичлар. Тормышларын, белемнәрен, көчләрен илебез халкы өчен икмәк үстерүгә багышлаганнар.

Алар елның һәр көнендә басу-кырда. Җитәкчеләрдән: "Юрий абый кайда?" - дип сорасаң, алар да сиңа сорау белән җавап бирәчәкләр. "Кайсы Юрий? Иванович - Каланча басуында, Николаевич - Федоровка артында, ә Алекссевич - Лаклан почмагында".

Сөрәләр, эшкәртәләр, чәчәләр һәм урып-җыеп та алалар. Һәрберсенең хезмәт кенәгәсендә бары бер генә язу - Яңа Усы җирлеге, механизатор. Икмәк үстерүгә хезмәт куйган елларын бергә кушсаң 90 елга тула. Юрий Николаевич - 38 ел, Юрий Иванович - 28 ел, Юрий Алексеевич - 24 ел әлеге хезмәттә.

Юрий Алексеевич "МТЗ-1221" тракторы белән яз көне басу эшкәртсә, җәен "КСУ-1" ургычы белән малларга азык әзерли, көзен игеннәрне теземнәргә сала.

Юрий Николаевич һәм Юрий Иванович елның өч фасылында "МТЗ-1221" тракторында эшләсәләр, көзен зу-ур "Полесье" комбайнының штурманына әйләнәләр.

Араларында иң өлкәне - Юрий Николай улы турында күбрәк язасым килә. Хезмәт юлын 1976 нчы елда, Мөслимдәге СПТУ-28не тәмамлап, туган авылында, ХХII партсъезд исемендәге колхозда башлый. Баһадирдай егет өч ел армиядә матрос булып хезмәт итә. Хәрби бурычын үтәгәннән соң, кире туган ягына - үзебезнең колхозга эшкә кайта һәм армый-талмый бүгенге көнгә кадәр шушында эшли.

Хезмәте барның - хөрмәте бар, ди халык. Тырыш хезмәтен җитәкчеләр дә дөрес бәялиләр.Ул 1989 һәм 2002 нче елларда ХХII партсъезд исемендәге колхозның Рәхмәт хаты, 2004 нче елда район хакимиятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнә. "Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы" дигән медале - 2005 нче елда алган зур бүләге. Юрий абыйның 38 ел буена суктырылган икмәген бергә өйсәң, Урал тавы кадәр булыр иде. Бүенге көндә улы Андрей да әтисеннән калышмый, урып-җыюда күп көч куйды.

Юрий абыйлар авылыбыз халкын да ярдәмнәреннән ташламыйлар. Авылыбызны төзекләндерүдә, бәйрәмнәр үткәрүдә, печән, утын ташу кебек эшләрдә дә булышалар. Рәхмәт аларга.

Мин алар белән горурланам. Авылыбызда шундый кешеләр булганда, туган җиребез тагын да матурланыр, үсәр һәм баер.

Василий Григорьев,

Мөслим районы Яңа Усы урта мәктәбенең

4 нче класс укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев