Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Авылы барның кавеме бар

Минзәләдән 20 чакрымлап ераклыкта Яңа Мәлкән авылы урнашкан. (Яңа Мәлкән белән Иске Мәлкән авыллары хәзер икесе бер авыл санала). Бу җирлеккә биш чакрымдагы Дусай Кичү авылы да керә. Кайчандыр йөзләгән балалар белән гөрләп торган ике катлы Мәлкән мәктәбендә бүген бары 26 бала укый. Дөрес, ике катлы бина буш тормый үзе,...

Мәктәптә укыту-тәрбия эшләре кирәкле югарылыкта куелган. Моны соңгы елларда мәктәпне тәмамалаучыларның бер кыенлыксыз Мәскәүдәге Россия Халыклар Дуслыгы университеты, Казанның медицина университеты кебек дәрәҗәле вузларга укырга керүләреннән чыгып та әйтеп була. Әллә шуңадырмы, мәктәп директоры Назиф Лотфуллович Саитовтан Бердәм дәүләт имтиханнарына карата мөнәсәбәте турында сорашкач:
- Башында белеме булганнар өчен ЕГЭ менә дигән нәрсә. Моңарчы гади колхозчы баласының үз тырышлыгы белән шундый уку йортларына барып керә алганы булдымы? Чатырдатып укыдылар, кирәкле фәннәрдән имтиханын бирделәр. 300гә якын балл җыя алу - авыл баласы өчен бик зур күрсәткеч, - дип җавап бирде. Директор урынбасары Лариса Ахметшина бу мәсьәләнең бәхәсле яклары да булуын, хәзерге укыту системасында дәресләр үткәрү программасы белән укучыларны ЕГЭга әзерләү программасының бер-берсенә тәңгәл килмәве, шуның аркасында укытучыларга ике төр-ле юнәлештә эш алып барырга туры килүен әйтте. Безнең мәктәпләрдә, махсус мәктәпләр белән чагыштырып караганда, математика, физика, химия ише төгәл фәннәрдән дәресләр саны күпкә ким. Бөтен кеше дә институтларга кермәсен, гади эшче куллар да калсын, дип мәктәп программасын кисеп бетерделәр. Шуңа күрә гади мәктәпләрдә укыту дәрәҗәсе бер, ә вузларда таләп ителә торган белем дәрәҗәсе икенче төрле. Укытучылар шушы аерманы тутыру өчен зур тырышлык куялар.
Мәлкән мәктәбе ту-гызъеллыкка калдырылган. 10-11 классларга баручылар берсе дә районда калмаган, кайсы-кая тирә-күрше шәһәрләргә таралышып беткән. Быел беренче класска бер бала да кермәсә дә, киләсе уку елына 6 укучы булачак, дип өметләнеп торалар.
Мәлкән мәктәбе тирә-якта керәшен этнокультурасын яктырту буенча билгеле мәктәп. Узган ел этнокультуралы мәктәп итү артыннан йөреп, төрле инстанцияләргә хатлар белән чыгып та караганнар, тик теләкләренә колак салучы гына булмаган. Ниндидер битараф заман килде. Балаларга тирән тәрбия бирергә, күңелләренә ата-бабаларыбыз мирасын сең-дерергә җир тырмашып йөрүчеләргә шатланып кул сузасы урында, киресенчә, мәктәпләрне ябу, кыскарту, булганны да юкка чыгару бара. Яңа Мәлкән урта мәктәбе дә тугызъеллыкка калган. Инде бөтенләй яба күрмәсеннәр, дип борчыла биредәгеләр. Гомумән алганда, ябылу куркынычыннан башка проблемалары юк мәктәпнең. Чөнки менә дигән ышанычлы спонсорлары бар.
- Шушында туып-үскән, шушы мәктәптә укыган эшмәкәр егетләребез - Альберт белән Маркел, Чаллыдан Иске Мәлкәнгә кайтып төпләнгән әфганчы егет Виктор Асанов кебек уңганнар барында борчылырга урын юк. Каядыр барырга, нидер алып кайтырга машина кирәк булса да, кичә-бәйрәмнәр уздырганда да шуларга чыгабыз. Финанс ягыннан булсынмы, башкамы - берсүзсез ярдәм кулы сузарга әзер торалар, - ди Назиф Лотфуллович. "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятенең мондагы җирләрне күп елларга арендага алуы да мәлкәнлеләр бәхетенәдер. Шушы оешма һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаров ярдәме белән генә дә соңгы елларда мәктәпкә дүрт миллион сумлык ремонт ясалган. Мәктәпкә генә түгел, авылның торышына да игътибарлы бу оешмадагылар. Яңа Мәлкәндә су торбаларын тулысынча алыштырып, мәктәп янына пожарга каршы гидрант та урнаш-тырып куйганнар. Авылга килүче юлны күтәртеп, ком салганнар. Киләсе елга асфальт та салынасы икән. Авылның төп көче эре инвестор "Вамин"га караган Яңа Мәлкән бүлекчәсендә хезмәт куя. Авылларда йөргәндә, бушап калган, җимерек ферма стеналарына карап күңел сыкрый иде. Биредә хәл башкача - басуларны эшкәртәләр, икмәген чәчәләр. Терлекчелек комплексы гөрләп эшли. Мең баш эре терлекнең 550се - савым сыер. Ялкауланып ятмаган, хезмәт сөйгән кешегә эш җитәрлек, диләр биредәгеләр үзләре дә.
Әйе, тормышлары начар түгел мәлкәнлеләр-нең. Йортлар төзек, караулы. Яңа салынганнары да шактый. Ара-тирә күренгән иске йортларның хуҗалары булса да, аларда кеше яшәми булып чыкты. Планы, җире өчен тоталар. Кем белә, бәлки әле, тормышлар ныгып китеп, алар урынына да яңалары калкып чыгар.
Авылга кайтып сөт, каймак, катык белән сыйланып китүләрне бары сагынып сөйләргә генә калып барган заманда, биредә яшәүчеләрнең, ихата тутырып, мал-туар асрап яшәүләре дә игътибарны җәлеп итте. "Терлексез авылда ничек көн күрмәк кирәк. Ходайга шөкер, "курмы"га интеккәнебез юк. "Вамин"да азык запасы җитәрлек. Ни кирәк, күпме кирәк, дигәндәй, биреп торалар, анда эшләмәсәң дә кире бормыйлар. Кул белән чабып, үзебез дә печән әзерлибез", диләр.
Авыл җирлегендә 307 хуҗалык, 571 кеше исәпләнә. Шуларның 214е пенсия яшендәгеләр.
- Өлкән кешенең аз гы-на игътибардан да күңеле була. Кечкенә генә яхшылык өчен дә ул сиңа гомер буе рәхмәтен укый. Шуңа да бездә социаль хезмәт күрсәтү эше яхшы куелган. Тәрбиягә мохтаҗ ялгыз әбиләргә, үз ризалыклары белән, караучы билгелибез. Бу эш район социаль бүлеге белән килешенеп эшләнә. Йортларга газ, су кергән. Утын мунча өчен генә хәзерләнә. Анысын да үзебез сөйләшеп, алып кайтып, өләшәбез, - ди җирле үзидарә җитәкчесе Зөфәр Имаметдинов. - Ике авылда да ФАП булу картлар өчен аерата куаныч. Сырхаулап китсәләр - фельдшерлар йөгереп килеп җитә. Хәл җитди булса, районнан "Ашыгыч ярдәм" чакырталар.
Авылның күпчелеген чагыштырмача яшь семьялар тәшкил итүе, аларның башкаларга ияреп туган төбәкләреннән каерылып чыгып китәргә ашыкмаулары күңелле күренеш. Шуңа да, күп кенә авыллардан аермалы буларак, клуб, библиотекалары да гөрләп эшләп ята. Телевизор, компьютер заманы дип тормыйлар, китабын да укыйлар, оештырылган чараларда да теләп катнашалар. Инде байтак еллардан бирле эшләп килүче "Айбагыр" фольклор ансамбле авылның бизәге, "визит карточкасы"на әйләнгән. Авыл уртасында янәшә торучы Альберт белән Маркел кибетеннән дә кеше өзелми. "Җаның ни тели, бар да бар, монда продукция яңарак та, очсызрак та. Ипине дә үзебез салып азапланмыйбыз, яңа пешкәнне генә сатып алабыз", дип көлешә авыл түтиләре.
Берәүдән дә зарлану сүзе ишетмәдек без. Булган кадәресенә шөкер итеп, уфтанмый, сыкранмый, авылның ныклап тернәкләнүенә, бетмәячәгенә йөз тотып яшәп яталар. Әкренләп югала барган патриотизм, туган җир, туган нигез кебек төшенчәләрне, буыннан-буынга күчеп килгән кыйммәтләрне балаларыбыз ишетеп үссен, дип кайгыртучы кешеләре, уң-ган, тырыш халкы белән матур Мәлкән ягы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев